Логотип Идель
Бу – тема!

ЭНӘ ДӘ БҮЛӘК, ДӨЯ ДӘ БҮЛӘК: 8 Мартка нинди бүләк сайларга?

Озын салкын кышкы бураннардан соң, язның беренче ае кояшның җылы нурлары белән бергә гүзәл затларыбызның йөзләрендә елмаю уятучы бәйрәмне дә алып килә.

Әйе, кызларыбыз язга шатланып, кыш буе үз вакытын көткән матур күлмәкләрен киеп, яз җитүенә сөенеп йөргәндә егетләребез каршында зур гына бер мәсьәлә килеп баса. Халыкара хатын-кызлар көненә нәрсә бүләк итәргә һәм гүзәл затларыбызны ничек сөендерергә? Без сезгә ярдәм итәргә булдык һәм тәҗрибәле егетләребездән киңәш сорадык, үзегезгә саклап куегыз, кирәге чыгар, киттек!

Илгиз Шәкүров, журналист, «Илгиз ил гизә» проекты авторы:




«8 Март бәйрәменә минем мөнәсәбәтем уңай, ул бит яз җитүенең бер билгесе кебек, матурлык-гүзәллек бәйрәме. Бу бәйрәмдә әлбәттә бөтен хатын-кызлар, туташлар, кечкенә кызлар, әбиләр дә котлауларга лаек, чөнки хатын-кызлар булмаса, тормыш та булмас иде. Бар нәрсәнең дә башында алар тора дип әйтсәк тә ялгыш булмас, хәтта күп кенә сугышларның башында да хатын-кызлар тора диләр бит! Бу көнне әлбәттә гүзәл затларны котларга, сөендерергә кирәк. Кешеләр гади тормышта бер-берсенә карата игътибарны болай да аз бирәләр, мондый бәйрәмнәрдә дә без бер-беребезне игътибарсыз калдыра башласак, тормышыбыз бөтенләй күңелсез булыр иде. Бүләккә килгәндә, кешеләр бүгенге көндә уңай хисләргә мохтаҗ дип саныйм, шуңа күрә, мин материаль әйберләргә караганда, хисләр бүләк итү яклы. Бу очракта: «Хисләрне ничек бүләк итеп була соң?», - дигән сорау туа. Бу очракта, миңа калса, кешенең холкын яхшы белү кирәк. Нәрсә белән кызыксына ул, нинди хыяллары бар. Кемгәдер күзәтү боҗрасына (колесо обозрения) менү дә ниндидер зур хисләр бүләк итә ала, ә кем өчендер онытылмаслык хисләр - ул башка шәһәргә барып кайтудыр. Ә хезмәттәшләргә, иптәш кызларга, күрше апаларга, әлбәттә, инде лалә чәчкәләре (тюльпан), яки башка чәчәк бәйләме бүләк итсәң дә яхшы. Хатын-кызларга бит күп кирәкми, аларга игътибар кирәк. Мин, гадәттә, бүләкне вакыты килеп җиткәч кенә алам, чөнки озак уйлыйм, сайланам. Хәзер исемле (именной) әйберләр популярлашты, соңгы арада мин кешенең телефон моделен белеп, аның фотосы төшерелгән, яки исеме язылган чехоллар бүләк итәм. Егетләргә дә киңәш итәм, әлеге үзенчәлекле бүләк кызларга хуш килер».




Батыр Харисов, журналист, «Алтан» рэп төркеме солисты:




«Халыкара хатын-кызлар көне мәктәп чорында бик көтеп алынган бәйрәм булып истә калган, бәлки яллар булгангадыр. Мәктәптә 8 Мартка багышланган төрле чаралар, ярминкәләр уздыралар иде, бүләкләр ясый идек. Бүгенге көндә әлеге бәйрәм рәсми бәйрәмгә әверелде. Ләкин нинди дә булса көн минем тирәдәге кешеләргә бәхет һәм елмаю бүләк итә икән, нинди генә бәйрәм булмасын, мин моңа яхшы мөнәсәбәттә булачакмын. Хатын-кызлар тулаем: олысымы-кечесеме, әниме син, кечкенә кыз баламы - аларның бөтенесенең дә бу матур бәйрәмдә котлаулар кабул итәргә хакы бар, дип уйлыйм. Ләкин бүләкләр, чәчкәләр бәйләмен, хисләрне бәйрәмдә генә бүләк итү белән килешеп бетмим, хатын-кызлар һәрвакыт ниндидер кечкенә булса да бүләккә, елмаюга, җылы сүз ишетүгә гел лаек. Бүләкләргә килгәндә, студент елларында акча бик күп түгел иде һәм кулыбыздан килгәнне эшли идек, мин әлбәттә лалә чәчкәләре бүләк итәргә тырыша идем, чөнки, минемчә, бу чәчәкләр яз бәйрәменең төп символы. Шулай ук шигырь язып, җыр бүләк иткәнем булды».




Илназ Габидуллин, блогер:




«8 нче март бәйрәменә мин бик уңай карыйм. 23 февральдән аермалы буларак, 8 март көнне барлык кызларны, әниләрне, әбиләрне, барсын-барсын да котларга кирәк дип уйлыйм. Халыкара хатын-кызлар көне бит. Оригиналь бүләк инде ул гадәттә үз кулың белән ясалган бүләк була. Ә мин файдалы бүләкләр бирергә тырышам. Якыннарым теләгән бүләкнең нинди икәнен сорап, алып бирәм».




Айваз Садыров,  «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре баш редакторы:




«23 февраль бәйрәме әле бераз бәхәсле тема булып санала, бөтен ир-егетләрнең дә котлаулар кабул итәргә хакы бармы-юкмы дигән мәсьәлә килеп чыга. Бу бәйрәм кызларга бүләк алыр өчен тагын бер көн, булсын, без егетләр каршы түгел, аларга шундый көннәр кирәк. Гомумән, хатын-кызлар гүзәл зат, нәфис зат буларак, игътибарга аеруча мохтаҗ һәм ул игътибарны аларга бирү бик мөһим. Егетләр тарафыннан кызларга бүләк ясалса, ул ике төрле була ала: беренчесе финансларга нык бәйле, икенче төре креативлык белән бәйле, бу очракта бүләк финанска бәйле булмаска да мөмкин. Ләкин аның нәтиҗәсе бер - хатын-кызларның хис-кичерешләре. Әгәр син хатын-кызга зур бриллиант бүләк итсәң, аның эмоцияләре булачак, яисә бүләгеңә, аны бүләк итү ысулына креатив яктан килеп карасаң, хатын-кыз шулай ук көчле эмоцияләр кичерәчәк һәм моңа зур акчалар сарыф итмәсәң дә була, шул исәптән, креатив бүләкләргә игътибар итеп карагыз».

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев