Логотип Идель
Бу – тема!

ЭММА УОТСОНГА – 30: КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

Күпләр яраткан “Гарри Поттер” фильмындагы төп рольләрнең берсен уйнаган Эмма Уотсонга (әйе, әйе ГЕРМИОНАга!) 30 яшь тулды. Шул уңайдан актриса турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез!

Факт 1. Эмма Уотсон Франциядә туган. Монда ул 5 яшенә кадәр яши. Шуңа күрә французчаны да шактый яхшы белә. Аннан Эмма әнисе белән Великобританиягә күченеп китә.

Факт 2. 2009 елда Эмма Уотсон иң күп түләнелә торган актриса буларак Гиннесның рекордлар китабына кертелә. Ул елны Эмма 19 миллион фунт акча эшли.

Факт 3. Гермиона Грейнджер Драко Малфойга гашыйк була. Төгәлрәге - Эмма Уотсон  Том Фелтонга күз салып йөри. Бу турыда ул үзенең бер итервьюсында сөйли.

Факт 4. Эмма Уотсон "Гарри Поттер”ның соңгы өлешендә төшкәннән соң, Гермиона Грейнджер образыннан чыгу өчен озын толымнарын кисеп ата.

Факт 5. Эмма йога һәм медитация белән шөгыльләнә. Тагын да кызыклысы – аның бу юнәлешләр буенча сертификаты да бар, ягъни ул әле белемле тренер да.

Факт 6. Эмма – дипломлы актриса. 2008 елда ул Лондонның актерлык осталыгы акдемиясен тәмамлый. Моннан тыш, аның инглиз әдәбияты буенча белеме бар. 2014 елда ул Браун университетын төгәлли.

Факт 7. Гермиона роленә алыныр алдыннан кыз 8 тапкыр кастинг уза. Чөнки моңа кадәр 9 яшьлек кызчыкның актерлык тәҗрибәсе булмый.

Факт 8. Нәтиҗәдә, Эмма 8 яшеннән 20 яшенә кадәр “Гарри Поттер”да төшә.

Факт 9. Эмма песиләрне үлеп ярата.

Факт 10.  Актрисаның буе – 165 сантиметр.

Факт 11. Аның тулы исеме - Эмма Шарлотта Дьюэрре Уотсон.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев