Логотип Идель
Бу – тема!

ELVIN GREY ҺӘМ 9 МЕҢ ТАМАШАЧЫ


Төп нәтиҗәләр:


1. Лейблны тәкъдим итү “күләгәдә калды”.


2. Elvin Grey җырларына элеккегечә әбиләр дә, бәбиләр дә бии.


3. Тавыш операторына “3”ледән артык билге куеп булмады.


4. Безнең тамашачы шулай ук әдәпсезмени ул?!


5. Ни дисәгез дә, Elvin Grey – текә егет.



1. Әле күптән түгел генә “Татнефть-Арена”наны җыям дип игълан иткән Радик Юлъякшинның бу сүзләрен күпләр җитди кабул итмәгән иде. Тик яшь җырчы сүзендә торды: узган шимбә аның концертын 9647 кеше тамаша кылган.

Концертны былтыргыларыннан Elvin Grey лейблын халыкка тәкъдим итү белән дә аерылып торды. Бу ни дигән сүз? 5 ел тирәсе Радикның командасы яшь башкаручылардан торган продюсерлык лейблы өстендә эшләгән. Шул исәптән Радик үзе дә лейблның продюсеры булып тора. Инде беренче нәтиҗәләрне халыкка күрсәтер вакыт: аның канаты астында җырчы булырга әзерләнгән өч җырчы концертында чыгыш ясады.

[caption id="attachment_31456" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

3 яңа җырчы да егет кешеләр. Әйтергә кирәк, тышкы кыяфәтләре буенча алар Радикның үзеннән аерылмыйлар. Шундый ук киенү стиле, прическа, шундый ук бию, сәхнәдә үзен тоту хәрәкәтләре, шундый ук типтагы җырлар... Ә, тагын бер пункт: Радик шикелле үк, 3 телдә дә җырлый беләләр икән. Тик кайсы, кем икәне генә хәтердә калмады: исемнәрен дә игълан итеп маташмадылар (Вилли гына искәрмә булды), артык бертөрле булгач аерып аласы да җайсыз булды. Шуның белән лейблның тәкъдим ителеше алдан игълан ителгәнчә масштаблы килеп чыкмады, икенче бүлектә тамаша бөтенләй елдагы Elvin Grey концертына әйләнеп калды.

2. Сер түгел, Радик үзенчәлекле бер дулкын булып, эстрадабызга “бәреп” керде. Ничәмә-ничә еллар аның концертларында хөкем сөргән энергетика таң калдыра иде: тәки бөтенесен хәлдән тайдырганчы биетә бит, чукынчык. Әбиләрне дә, бәбиләрне дә. Бу ташкын һаман да бар икән. Залдагы халыкның яше бик төрле, 5 яшьлек балалар да чәчәк менгерде, күзлекле, яулыклы әбиләр дә “Роза гөлкәем” гә биеде.

Күбесе әлеге энергетиканың көчен шәп аранжировкалар белән бәйләп аңлата. Чыннан да, аларны Радик үз җырларына үзе ясый, кирәк чакта гына профессионалларга мөрәҗәгать итә. Салават Фәтхетдиновның “Уфтанма”сын, Рафаэль Латыйповның “Гомерләр үтә икән ул” кебек легендар хит-җырларын яңа, яшьләр стилендә халыкка тәкъдим итте. Хәзер бу җырларны белмәүче кеше бармы икән? Концертта безне тагын бер сюрприз көткән, бу исемлеккә өченче хит өстәлде: бар зал “Кайсы каен да, кайсы син” дип сузды. Миңа калса, Радик беренче чиратта берничә буын вәкилен берләштерә алуы белән популяр.

[caption id="attachment_31457" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

3. “Татнефть-арена” хәтле зур спорт комплексына “үрелгәч” үк Радикның күңелен төшерергә ашыктылар: имеш, әлеге зал концертлар өчен каралмаган, сыйфатлы тавыш көйләп булмаячак (түбә, стеналар бик биек, кайтаваз комачаулаячак, янәсе). Ни кызганыч, алар хаклы булып чыкты...

Башкалар ничектер, беренче бүлектә лейблның яшь артистлары чыгышлары башлангач, аларның җырларындагы сүзләрне аңлый алмый интектем мин. Җыр тәмамланып “Рәхмәт, Казан!” кебек кереш сүзләрне дә чама белән генә аердым. Чыннан да, кайтавазга чыдарлык түгел, сүзләрне, җырны аңлау бик авыр булды. Тик икенче бүлектәге Радикның хитлары концертны тагын коткарды: “Елама, ярсыма”, “Красивая, хороший”ның сүзләрен белмәгән кеше калмаган икән, барысы да кушылып җырлады.

[caption id="attachment_31458" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

4. Концерт барышында холлга чыксам, андагы халыыык... Монда аерым бер тормыш гөрләп торганын күреп шаккаттым! Күбесе яшьләр, егет-кызлар үзара таныша, хот-дог, бургер белән сыйлана, озын тырнаклы кызлар трубочка аша гына сыра чөмерә башлаганнар икән... Беренче өлеш күңелсезрәк булды дидем бит? Миңа гына түгел, болар да “скучать итә” башлаган, күрәсең, вакытны бушка уздырмас өчен бергәләшеп ял итәргә булганнар.

Тик хәлләр әле моның белән генә бетмәде: әлеге дә баягы “Елама, ярсыма” ише хит җырлар агыла башлагач, холлдагыларның биисе килү теләге җиңде, кабаттан залга кереп тулдылар. Танцполга төшеп җитми, урындыкка утырмый гына секторлар арасындагы баскычларда салмыш яшьләр бәйрәм рухы тарата башалды. Өлгер кеше шундый буладыр инде, барысына да җитештеләр бит!

[caption id="attachment_31459" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

5. Ни генә дип сүксәләр дә, ничек кенә мактасалар да, нәтиҗә бер: Elvin Grey – текә егет. Эшли белә, алдына максат куеп шуңа ирешә белә, халык игътибарын җәлеп итә белә, башка тагын күп нәрсәләр белә. Татар эстрадасында әлегә тагын андыйлар юк. “Үргә менүе җиңел, менгәч шунда тотынып калуы авыр”, диләр. Менә анысын ничек башкарыр егетебез, карап карыйк. Тик бу инде башка мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев