Логотип Идель
Бу – тема!

“ELVIN GREY” ЛЕЙБЛЫ – НӘРСӘ УЛ?

1 декабрь көнне “Татнефть” аренада Радик Юлъякшинның чираттагы концерты булачак. Әлеге концерт калганнарына караганда аеруча да үзенчәлекле: чөнки бу көнне тамашачылар шоу караудан тыш, “Elvin Grey” лейблы һәм аның катнашучылары белән дә таныша алачак. Мондый татар һәм башкорт эстрадасы өчен яңа формат барлыкка килү Радикның бик популярлашып китүе һәм тамашачылар тарафыннан күпсанлы концертлар соралуына бәйле икән. Соңгы 2 ел эчендә Радик Юлъякшин 650 концерт биргән, бу тамашаларны 500 мең кеше караган. Лейбл барлыкка китерү хыялы 10 ел элек барлыкка килгән булса, аның өстендә эш 5 ел элек башланган, соңгы 2 елдагы шушы уңышлы нәтиҗәләр яңа үрләргә тагын да зур этәргеч биргән.

“Elvin Grey” лейблы – татар һәм башкортларның сәләтле яшьләренә үзләрен халыкка танытырга ярдәм итүче, туры юл күрсәтүче оешма. Алар Радик кебек үк татар, рус һәм башкорт телләрендәге җырлар башкарачак. Лейблның продюсеры Александр Слюсаренко белдерүенчә, “Юлъякшин – юл яхшы” дигән сүз, димәк, лейблның эшләре дә ал да гөл булачак.

Лейблның беренче катнашучылары белән инде 5 ел тирәсе зур эш алып барылган. Алар әлегә зур концертлар өстендә түгел, студиядә җырлар яздыру юнәлеше буенча эшли. Продюсерның, сопродюсерның (сопродюсер – Радик үзе) Рәсәй эстрадасы ничек оештырылган, шоу-биз нигә корылган, танылу өчен ни кирәклеген әйбәт белә, инде тәҗрибәләре дә зур, хәзер шушы тупланган тәҗрибә һәм белемне яшьләр белән дә уртаклашырга әзерләр. Лейбл шушы нигез белән хезмәт куячак.

[caption id="attachment_30820" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Лейблның беренче артистлары әлегә сер булып саклана, тик ул 1нче декабрь көнне чишеләчәк. Радик әлегә халыкка тәкъдим иткән беренче җырчы ул – Вилли, ягъни Вилдан Шәмсетдинов. Тышкы кыяфәте буенча әлеге яшь егет үзе дә Радикны хәтерләтә, чәч төсе генә караңгырак дииме соң.

Озакламый “Elvin Grey” канатларын тагын да киңрәк җәергә уйлап тора: ул киләчәктә җырчылар белән генә түгел, парфюмерия, кием кибетләре, ресторан ачарга да планлый. Әлбәттә, алар барысы да “Elvin Grey” исемен йөртәчәк. Болай дигәч урыс эстрадасында бүгенге көндә бик популяр булган “Black Star” лейблын хәтерләтә башлады, тик Радик та, аның башкарма директоры Семен Прошко да бу фактны кире кага. Алар теге яки бу оешмадан үрнәк алырга мөмкиннәр, тик идеал итеп куймыйлар һәм аны кабатламыйлар икән. Продюсер Слюсаренко бу урында фикерен белдерми түзә алмады:

- Безнең лейбл уңышлы эшләсен һәм чәчәк атсын өчен аңа хәтта булышырга да кирәкми, комачауламасалар – шул җитә. Җитәкчелекнең дәшми генә безне хуплавы – күп әйбер турында сөйли, бу югары бәя. Ә барлык финансларны да без үз көчебез белән булдырабыз. Ә “Black Star”га килгәндә, безнең барысы да тагын да әйбәтрәк сыйфатта булачак! Милли калоритны чагылдырып, рестораныбызда чәк-чәкләр сата башларбыз, бәлки, - ди ул.

[caption id="attachment_30821" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Кызганыч, хәзер Радикның кечкенә авылларга, хәтта районнарга йөрергә дә мөмкинлеге юк: чөнки аның концерт графигы зур шәһәрләр белән тулы. Тик аның авыл җирлекләрендә яшәүче тамашачысын да югалтасы, һич кенә дә үпкәләтәсе килми. Шуңа ул аларга җәй көне Сабантуйлар вакытында, саф һавада Open Air вәгъдә итә.

Бүген аны тыңлаучылар 3 лагерьга бүленә икән: 30%ы – татарлар, 30% - башкортлар, тагын 30% - бу ике телне дә аңламаучылар. Аларга Радикның көе, җырлары ошый икән, шуны тыңларга дип концертка ашкыналар. Рәсми социаль челтәрләрен гел рус телендә алып баруын да шуның белән бәйләп аңлата җырчы: янәсе, русча барысы да аңлый, кат-кат аңлатырга кирәкми. Тик үзенең башкорт икәнен дә онытмый, моны ул очрашу барышында берничә кат ассызыклады.

Радикның концерты барышында колагын авырттыруын ишеткән идек. Дәвалану курсы бүген дә бара икән. Әлеге күңелсез хәлдән соңгы беренче концерты 5нче ноябрьгә билгеләнгән.

- Колак хәзер ишетә инде, тик элеккегечә түгел, икенче төрле ишетә. Мондый колак белән яшәп була, концертларда барысы да әйбәт булыр дип ышанып калам.

ТАГЫН УКЫРГА:



ELVIN GREY ЯҢА КЛИП ТӨШЕРӘ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев