Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛГА БЕР ГЕНӘ ТӘТИ...

"Акчарлаклылар" бу бәйгене ел буе өзелеп көтә. Дөресен генә әйткәндә, башкача була да алмыйдыр. Проза, поэзия, драматургия дип типкән яшь йөрәкләр өчен, җыелып күрешү мөмкинлеге еш бирелми бит: елга бер генә тапкыр тәти мондый бәхет.

Ярар, ярар, сузмыйм башка. Сүзем "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе турында.

Бер атна дәвам иткән "Иделем акчарлагы" быел да өч дистәгә якын егет-кызны "селкетеп", тагын да күбрәк иҗат итәргә этәрде.

Бер атна давамында яшь иҗатчыларга олпат язучы-шагыйрьләрдән лекция, һәм башка бик күп кызыклы остаханәләр оештырылган. Яшь режиссёр, журналист, блогерлар да килеп үз тәжрибәләре белән уртаклашканнар.

Драма номинациясендә катнашучыларны бәяләгән Әлфәт Закирҗанов: "Иҗат ул - күңелдәге иң самими, ихлас хисләр чагылышы. Ике генә укучы катнашты драматургия номинациясендә. Билгеле: башлангыч мәлдә хата-ялгышларсыз булмый. Әлегә алып сәхнәләштерерлек пьесалар юк. Ләкин алдагы көннәрдә тагын да уңышлырак әсәрләре булыр дип өметләнәм"- дип билгеләде.

Драма номинациясендә җиңүчеләр:
Кызыксындыру бүләге: Галимова Гөлгенә
3нче урын: Галимҗанова Рәфидә



Балалар әдәбияты номинациясендә катнашучылар саны да аз. 3 кенә хикәяче катнашкан быел. "Араларында шактый кызыклы эчтәлекле, кызыклы чишелешле язмалар да бар",- ди Ләбиб Лерон.

3нче урын: Хәйруллина Эльвира
2нче урын: Хәкимханова Алия
1нче урын: Галимҗанова Рәфидә



Проза номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә чыккан Марат Закир да акчарлаклылар турындагы фикер әйтми калмады. "Проза әсәре язу өчен, тормыш тәҗрибәсе зур булу кирәк. Шактый зур багаж туплагач кына кечкенә-кечкенә әсәрләр языла башлый. "Иделем акчарлагы" катнашучыларында энҗе бөртекләре күренгәли. Өметебез зур сезгә", - дип катнашучыларны куандырды Марат Закир.

Кызыксындыру бүләге: Галимҗанова Рәфидә
Салихова Ландыш
3нче урын: Шакирова Гөлфинә
2нче урын: Тимербулатова Розалина
1нче урын: Галиева Алинә



Кызганыч прозаикларны да быел Гран-присыз калдырдылар. Алинә Галиева инде берничә ел рәттән үз урынын берәүгә дә бирмичә, 1нче урында балкый икән. Казыйлар Гран-при булмауны үзләренчә аңлаттылар: "Алинәбез белән саубуллашасы килми. Шуңа күрә генә Гран-при бирмәдек", - дип шаярдылар. Ләкин һәр шаяруда хакыйкать барлыкны онытырга ярамый. "Иделем Акчарлагы" шартлары буенча, Гран-при ияләренә бәйгедә башка катнашырга ярамый бит.

Шагыйрьләрне котларга чыккан Газинур Морат "Поэзия булмаса, проза да, драматургия дә булмас иде", - диде. "Иделем акчарлагы" быел шагыйрьләрдән бик уңган икән. "Катнашучылар саны күп булган елларда да бу кадәр уңмый идек. Быел, күрәсең, яңгыры да вакытында яуган, җиле дә вакытында искән", - дип елмайды казыйлар.

Кызыксындыру бүләге: Вахитова Рәфидә
3нче урын: Хуҗина Зәринә, Әхмәтҗанова Сөмбел
2нче урын: Мөхәммәтҗанова Резедә, Закиров Илназ
1нче урын: Сәләхова Алсу



Шагыйрьләргә Гран-прины кызганмаганнар быел. Берьюлы ике кешегә Гран-при бирелде. Хәбибуллина Ләйлә белән Гафурова Миләүшә бер исемне бүлешсәләр дә, иҗатлары бик аерыла икән. Өметле шагыйрьләр бар димәк. Монысы куандыра.



Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев