Логотип Идель
Бу – тема!

ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАРДА ЙӨРҮ 18 ЯШЕ ТУЛГАННАРГА ГЫНА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК?

Кеше хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы совет 18 яше тулмаганнарга электросамокатларда йөрүне тыярга тәкъдим итте.

Узган ел самокатта йөрүчеләр гаебе белән шактый «аварияләр» теркәлде. Бу һәлакәтләрнең күпчелегендә самокат йөртүчеләргә 18 яшь тулмаган булган. Мөгаен, быел мондый очракларны киметү максатыннан Кеше хокуклары советы электросамокатларны балалар өчен тыярга булган.

Без бу турыда таныш-белешләрдән сораштыру уздырдык.

Олеся 17 яшь:

– Миңа калса, әлеге чикләүләрне кертү, бер яктан, файдалы, чөнки аннан соң самокатларда бары тик җаваплы кешеләр генә йөриячәк. Һәм әлеге тыюлардан соң электросамокатлар катнашында юл һәлакәтләре дә, гомумән, юлларда һәм тротуарларда куркыныч очраклар кимиячәк. Әмма икенче яктан карасак, кешеләр шулай ук үз җаваплылыкларын 16 яшьтән аңлый башлыйлар, һәм, миңа калса, тыюлар 16 яшькә кадәр булырга тиеш. Чөнки 16-17 яшьлек егет-кызлар инде үз җаваплылыкларын аңлый, ә 18 яшькә кадәр булган яшүсмерләр өчен мондый тыюларны кертү артык.

Алсу 21 яшь:

– Минемчә, әлеге чикләүләрне кертү бик яхшы, чөнки 18 яшь тулмаганнарның кайберләре электросамокатның куркынычын аңлап бетерми кебек. 18 яшь белән безгә шулай ук бик зур җаваплылык та килә, үзебез турында гына уйламыйбыз, башкалар турында да уйлый башлыйбыз. Һәм әлеге чикләүләр юлдагы фаҗигаләрне киметер дип уйлыйм. Урамда әлеге самокатларда балаларны ешрак күрәм, кайвакытта бер самокатка икәүләшеп тә утырып йөриләр – алай эшләргә ярамый бит! Шуңа күрә әлеге чикләүләрне кертү кирәк, күбрәк чикләүләр булса яхшырак та булыр иде.

Айсылу 24 яшь:

– Мондый карар кабул ителсә, мин бик риза булыр идем. Бу бик куркыныч, минем өстемә инде әллә ничә тапкыр әздән генә егылмадылар. Урамда йөргәндә наушник аша музыка да тыңлап булмый, чөнки самокат тавышын ишетмәскә мөмкинсең. Шуңа күрә әлеге чикләүләр белән мин килешәм, чөнки электросамокат – куркыныч әйбер.

Фикерләрнең охшаш яклары да, капма-каршы урыннары да бар. Шулай да барысы да чикләүләр белән ризалаша, әмма, минемчә, әлеге ситуацияне самокатларны арендага бирүче компания белән дә хәл итеп булыр иде. Мәсәлән, барлык булган электросамокатларга тизлек чикләү программасы куелса, башкаларга бәрелү мөмкинлеге дә кимиячәк, дип уйлыйм.

Ә сезгә кайсы фикер якынрак? 

Рәзил СӘМИГУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев