Логотип Идель
Бу – тема!

"ЕЛ СТУДЕНТЫ": ГРАН-ПРИ ОТКАН ТАҖИК ЕГЕТЕ

КИТТУның (КХТИ) 4нче курс студенты Рахмаджон Хәлилов Санкт-Петербургтан җиңү белән кайтты. 270 кеше арасында Татарстанда укучы таҗик егете Гран-При алды.

11 декабрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә чыгышлары белән Таҗикстаннан булган студентларга “Ел студенты” бөтенроссия премиясен тапшыру тантанасы узды. Чара “Санкт-Петербургтагы Таҗикстан студентларының яшьләр берләшмәсе” оешмасы тарафыннан үткәрелгән. Беренче тапкыр әлеге бәйге былтыр гына оештырыла башлаган, шуңа масштабы Ленинград өлкәсеннән ары узмаган. Быел исә аны ил күләмендә уздырырга булганнар. 2018 елда әлеге премиядә 270 кеше гариза тапшырган, финалга Россиянең 14 шәһәреннән бары тик 21 кеше узган.

Бәйгегә иң элек портфолио җибәрергә кирәк булган. Иң-иңнәрне генә Санкт-Петербургка финалга чакырганнар, алар арасында КХТИда укучы Рахмаджон да булган. Ул – актив студент, укудан кала, фото һәм видео төшерү белән шөгыльләнә, иҗтимагый эшчәнлектә катнаша.

–  Ирешкән уңышларым белән мин инде портфолио этабында ук алга чыккан идем. Ә визит карточкасы минем эшкә алган вакытта уздырыла торган әңгәмә (собеседование) форматында үтте. Имеш, жюри әгъзалары – мине эш белән тәэмин итүчеләр, аларга портфолио, резюмены җибәргәнмен дә, миңа карата сорауларын тыңлыйм, – ди Рахмаджон.

Студент егет конкурсларда шактый чыныккан. Беренче курста укыганда, үз вузында “Университетның студент лидеры” конкурсында җиңгән. Былтыр КХТИдагы “Ел студенты” конкурсында “Ел журналисты” номинациядә лауреат була. Татарстан дәрәҗәсендәге “Ел студенты” премиясендә шушы ук номинациясендә лауреат исемен ала.

– Уку урыным итеп Татарстан республикасын сайлавым да тикмәгә түгел. Әлеге төбәк безнең өчен якын. Төрки халыклар арасында мәдәният, тел ягыннан уртак якларыбыз бар. Биредә яшәргә дә уңайлы. Мин Россиянең 10нан артык шәһәрендә булдым. Казан алар янында аерылып тора, – ди егет.



Студент җиңел сәнәгать юнәлеше буенча укый. Алга таба шушы ук өлкәдә магистратурага укырга тели. Тик шулай да иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнү аңа күбрәк ошый икән. Рахмаджон “Студентлар лигасы” оешмасы составына керә. Анда студент яшьләр белән эшли, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән тыгыз элемтәдә тора. “Бу – минем өчен бик озак адымнар ярдәмендә ирешкән җиңүем, гомумән, бу – зур команданың уртак җиңүе”, – ди егет.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев