Логотип Идель
Бу – тема!

«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: ЧИТ ИЛДӘ БУШЛАЙ УКЫЙСЫҢ КИЛСӘ КАТНАШ!

Әйе, мондый мөмкинлектән Татарстандагы һәр вуз укучысы файдалана ала. Бары тик тырышлык, күрсәткән нәтиҗәләрең һәм, әлбәттә, гаризаны, портфолионы вакытында тапшыру кирәк.

15 ноябрьгә кадәр Татарстанның теләсә кайсы вузында укучы студент үзен “Ел студенты” конкурсында сыный ала. Быел бәйге кандидатларының гаризаларын 18 конкурс номинациясе буенча кабул итәләр. Әлеге бәйгедә катнашу тагын да уңайлырак булсын өчен, теркәлү процессы электрон платформага (studgrant.ru) күчерелгән.

“Ел студенты” премиясе2019 елда нәтиҗәле эш күрсәткән студентларга яки студент коллективларына тапшырылачак. Бу уку, фәнни эшчәнлек, спорт казанышлары, иҗтимагый проектлар,иҗат, студентлар үзидарәсе юнәлешләренә кагыла. Төп номинация – “Ел студенты” Гран-При студент тормышының барлык юнәлешләрендә үзен актив күрсәткән студентка тапшырылачак.

Конкурсантларның гаризалары 15 ноябрьгә кадәр studgrant.ru сайтында кабул ителә. 29 ноябрьгә кадәр экспертлар портфолиоларга бәя бирәчәк, 2 декабрьдән катнашучылар үзләренең портфолиоларын яклый башлаячак.

“Ел студенты” бәйгесе 2020 елның 25 гыйнварында – Россия студентлары көнендәтәмамланачак. Оештыручылар ул көнне бик күп сюрпризлар вәгъдә итә. Шулай булмый ни: быел әлеге премия үзенең 15-еллыгын бәйрәм итә.

Һәр конкурс номинациясендәге җиңүче оештыручы һәм иганәчеләрдән акчалата һәм истәлекле бүләкләр алачак. Гран-При иясе Татарстан Президентыннан бүләк – дөньяның теләсә кайсы вузында бушлай уку мөмкинлегенә ия булачак.

фото Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев