Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛ ФЭЙЛЫ-2018: Уразова, Грей, Мамаев, Кокорин һәм башкалар

2018 елга аяк атлаган гына идек, менә финиш сызыгына да килеп җиткәнбез. Һәр яңа елга кеше зур планнар, максатлар белән керә: тормыш яхшы якка үзгәрәчәк дип ышана. Гаделлек символы булган Эт елы күпләр өчен уңышлы булгандыр. Намус белән яшәгән, тырышып эшләгән кешегә ул бәрәкәт вәгъдә иткән иде бит. Тик, ни кызганыч, бер медальнең ике ягы булган күк, көтмәгәндә уңышсызлыкка очраучылар да юк түгел. Аларны күздән кичерик әле.




2017-2018 еллар татар теле өчен авыр вакыт булды. Туган телебезне мәктәпләрдә мәҗбүри укыту бетерелде, факультатив дәрес булып калды. Ягъни татар телен укырга теләгәннәр гариза язарга тиеш. Бу үзгәрешләр татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. Татарның горур ул-кызлары тел өчен көрәш мәйданына чыкты. Шуларның берсе – 2012 елның октябреннән Татарстанның фән һәм мәгариф министры булып эшләгән Энгель Фәттахов.



Энгель әфәнде бу мәсьәләне төрле юллар белән чишәргә тырышып карады. Ләкин нәтиҗә булмады. Хаксызлыкка, телнең кимсетелүенә түзә алмыйча, Энгель Фәттахов министр вазифаларыннан баш тартты. Шулай да татар халкының чын героена әйләнде. 2017 ел нәтиҗәләре буенча аны Ел шәхесе итеп сайлаганнар иде. Быел да экс-министрны яклап күп сүзләр әйтелде. Инстаграм аккаунтында аның хөрмәтенә хештеглар да булдырылды.




Узып бара торган ел шоу-бизнесны да селкеткәләп алды. Популярлыкның бер «авыр таягы» Мөнир Рахмаевка төште.

Мөнир – заманында «Йолдызлар фабрикасы» проектыннан чыккан җырчы. Тиз арада үзенчәлекле хореографиясе белән танылды, эстраданың «энерджайзеры»на әйләнде. Яңгырашлы исеме тамашачыга гына түгел, мошенникларга да кызыклы булуы ачыкланды. Җырчының уңышлы карьерасы кемгәдер тынычлык бирмәде, күрәсең. Мөнир Рахмаевны төрлечә куркытып, кисәтүләр ясап карадылар. Нидер сорадылар, нидер таләп иттеләр. Ахыр чиктә, Мөниргә үч итеп, оятсыз һәм әхлак кагыйдәләренә сыймый торган эчтәлектәге мәгълүмат тараттылар. Әмма күп еллар белән җыелган тамашачы мәхәббәтен гайбәт җиңә алмады. Мөнир Рахмаев тагын да танылды, чыгышларының саны артты. Җырчы бу күңелсез вакыйгадан җиңүче булып чыкты!






Гүзәл Уразова VS Элвин Грей. Ике танылган җырчының исеме быел үтүктән генә ишетелмәде...

Берничә ел алар бергә матур гына «Красивая, хороший» җырын башкарып йөрделәр. Бу музыкаль әсәрне олысы-кечесе бер итеп тыңлады сыман. Җыр давыл тизлегендә танылды: күп кенә премияләргә, сыннарга ия булды. Җырчылар үзара дус, без дә, алар да бәхетле идек. Яңалык җиле көтмәгәндә чыгып, дөньяның астын өскә китерде. Элвин Грей Гүзәл Уразованы җырга хокукларны яшерен генә үзләштерүдә гаепләде. «Карак» дип сүкте. Г. Уразова елый-елый видео яздырды. Аннан акланды. Вакыйганы үзенчә аңлатты. Элвин да җавапсыз калмады. Без исә Инстаграмның бер аккаунтыннан икенчесенә күчеп, яңалыкларны карап барырга гына өлгердек... Җырчылар, түкми-чәчми, бөтен мәгълүматны Инстаграм сәхифәсенә урнаштырып тордылар, тамашачы исә Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова «армиясе»нә аерылды. Детектив «ноталары» булган бу хисле «сериал» озак бармады. Ярсу хисләр басылды, һәркайсы үзенең иҗатына чумды. Димәк, озак та көттермичә, кабат без ярата торган хитлар дөнья күрәчәк!








Әгәр ниндидер гомуми анти-рейтинг булса, алар абсолют лидер булыр иде, мөгаен. Сүз «Зенит» футбол командасының форварды Александр Кокорин һәм «Краснодар»ның хавбегы Павел Мамаев турында. Футбол кырындагы уеннары егетләргә әллә ни уңыш китермәде. Ә менә тәртипсезлекләре мизгел эчендә танытты. Бу ике исем хәзер үз гомерендә бер генә матч карамаган кешегә дә таныш!

Егетләр, көндәш командалар өчен уйнасалар да, күптәнге дуслар. Аларның, беренче мәртәбә шау-шу тудырып, матбугатка эләгүе 2016 елга туры килә. Кокорин белән Мамаев Монте-Карло шәһәрендә кәеф-сафа кора. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын! Кафеда егетләр 250 мең евролык заказ бирәләр. Ул көн фото һәм видеолары белән Интернет тула. Халык, футболистлар шаккаткыч акчалар ала, дип шаулый.



Тора-бара ул вакыйга акрынлап онытылды. Быел исә егетләр  кабат халык телендә. Бу юлы кулларын контрольдә тота алмаганнар: Мәскәү түрәсен һәм хуҗасын көтеп утырган машина йөртүчене кыйнаганнар. Футболистларның алдагы тормышлары әлегә билгесез, алар ел азагына хәтле сак астында.




Саратов өлкәсендә яшәгән, ди, булган, ди, Наталья Соколова дигән бер министр. Ул тыныч кына дөнья күрә биргән, беркемнең анда эше булмаган. Әмма бер абсурд фикер гадәти министрдан шунда ук Россия күләмендәге йолдыз ясады да куйды. Кайсы «әкият» турында сүз барганын аңлагансыздыр.

Хөрмәтле Соколова ханым эшләмәүче пенсионерларга яшәү  минимумын арттыруга каршы чыкты. «Бер ай яшәргә 3500 сум җитә. Токмач бәясе бөтен җирдә бертөрле. Ә кефир? Анысы да арзан», – диде. Фикерен ашыгып, уйламыйча әйткән, дип, бәлки, аны кичерә дә алыр идек. Тик... Министрның коллегалары аңа шул бәягә яшәп карарга тәкъдим итә. Соколова исә: «Мин тәвәккәл кеше, ләкин мондый адымга барырга министр статусы мөмкинлек бирмәс шул», – дип баш тарта.



Менә шундый әкияти персонажлар бар арабызда. Аңлыйсыздыр: онлайн дөньяда яшибез. Яхшысы да, яманы да шунда ук Интернет киңлегендә урын ала. Хәзер Саратовта министр бар, ләкин Наталья Соколова түгел. Наталья Соколова да бар, ләкин инде министр түгел.

Йомгак ясап, шуны әйтер идем: нинди генә хәлләргә юлыксагыз да, Уинстон Черчилльның «Уңыш ул – энтузиазмны югалтмыйча, бер уңышсызлыктан икенчесенә бару» дигән сүзләре юлдашыгыз булсын!

Назлыгөл Сөнгатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев