Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКСТРИМ ЯРАТАСЫҢМЫ?

Экстремаль спорт төрләре белән кызыксынучылар соңгы вакытларда шактый артты. Яшьләр дә, мондый “уен”нарның тормыш өчен куркыныч булуларын белә торып, әлеге спорт төрләре белән шөгыльләнүне хуп күрәләр.

Күпсанлы акробатик элементлар, зур тизлек (биеклек, тирәнлек), адреналин – бәлки кешене нәкъ менә алар җәлеп итәдер? Теләсә нинди спорт төрендә сәламәтлеккә зыян китерә торган өлеше бар, диючеләр дә табылыр. Иң мөһиме шунысы истән чыгармаска: сакланып, тренер сүзен тыңлап, игътибар белән шөгыльләнергә кирәк.

Сигвей полосы. Атта утырып поло уйнау, күпләр фикеренчә, инде күптән искергән. Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә дә әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр бар, тик менә атны гына сигвейга алыштырганнар! Әйтергә кирәк, моңарчы инде аны велосипедка утырып та, дөя, хәтта филләргә атланып та уйнаганнар.

Сигвей дигән җайланма АКШта бик популяр. Apple компаниясенә нигез салучыларның берсе Стив Возняк та еш кына аның белән йөри. Сигвей үзенең уңайлы булуы белән җәлеп итә. Шуңа да полода ул тулысынча атны алтыштыра ала. Кагыйдәләр бераз үзгәртелсә дә, максат бер үк кала: уенчылар ике командага бүленеп, билгеле бер вакыт эчендә каршы командага махсус кәшәкәләр белән голлар кертергә тиеш. Үз тәнең белән идарә итә белү, акробатик маневрлар ясау таләп итә әлеге спорт төре.

Банджи-джампинг.
Кеше озак вакытлар кошлар кебек очу турында хыялланган, әмма андый тырышлыклар күп очракта аяныч тәмамланган. Банджи-джампинг дип аталган спорт төре аякларны эластик трос белән бәйләп, кыя, манара, күперләрдән сикерүне күз алдында тота.

Паркур. Төрле каршылыклар аша хәрәкәт итү шулай атала. Аны спорт төре дип атау бәхәсле, ник дигәндә, монда бер-берең белән ярышу юк. Шулай ук гади физик зарядка дип тә атап булмас, чөнки катлаулы күнекмәләре бар. Паркурны сәнгать төре дип атап булыр иде, бу аның күпсанлы импровизацияләрдән торуы һәм көтелмәгәнлеге белән бәйле.
Паркурның мәгънәсе алдан планлаштырылмаган юл буенча төрле каршылыкларны узып тиз хәрәкәт итүгә кайтып кала. Монда баскыч, өй түбәләре, баганалар, шәһәр архитектурасы элементлары булырга мөмкин. Кайбер артык һәвәсләр стеналарга да үрмәли, хәтта чүп контейнерларына да сикерә. Паркурның иң яхшы элементы - кая сикерәсеңне белмичә сикерү. Төп принцибы: артка таба хәрәкәт итү тыела. Шунысы мөһим: паркур тамаша кылу өчен оештырылмый.

Ат белән узышу. Барысы да бер кешенең "мин йөгергәндә атны уза алам" дип мактануыннан башлана. Моны ишеткән Гордон Грин исемле фермер әлеге хикмәтле спорт төренә нигез салучыларның берсе була. Тәүге тапкыр 1980 елда оештырылган мондый ярышның максаты булып ат һәм кешенең 35 километрны калкулыклар аша узуы торган. Әлбәттә, ул чакта ат беренче килгән. Күпмедер вакыттан соң кешеләр ат белән велосипедка утырып ярыша башлаган.

Зорб. Үтә күренмәле шар шулай атала. Аның эченә кереп су өстендә йөзеп тә, тау буйлап аска тәгәрәп тә була. Еш кына зорб эчендә булганнар үзләрен кер юу машинасы эчендәге кебек хис итүләре турында әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев