Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКСПЕРИМЕНТ: КЫСКА ВАКЫТ ЭЧЕНДӘ КҮП ЭШ ЭШЛӘҮ СЕРЛӘРЕ

Минем исемем Катя, һәм соңгы берничә ел эчендә мин Россия, Америка һәм Англиядә яшәп белем алырга өлгердем. Шушы берничә ел эчендә мин рок-җырчы, географ, журналист, актер, тәрҗемәче, пианист, математик һәм химик булдым. Төрле илләр мәдәнияте белән таныштым, «американская мечта» гыйбарәсенең нәрсә икәнлеген аңладым һәм британнарның «five o’clock tea» һәм «овсянка, сэр» гыйбарәләре дөрестән дә бармы икәнлекне тикшердем.

Мин нәрсә белән файдалы була алам? Өйдән шактый еракта булганга һәм әти-әни канаты астыннан иртә чыгарга туры килгәнгә күрә, хата-ялгышлар ясый-ясый бик күп тәҗрибә тупладым. Үзем генә яшәргә, мөстәкыйль тормыш алып барырга өйрәндем. Шуңа күрә сезнең белән бүлешерлек шактый киңәшләрем җыелды. Өй эшләрен тизрәк эшләү ысулы, олимпиадада җиңү юлы, көнеңне дөрес итеп бүлү, уку һәм ял арасында баланс саклау серләре – ай дәвамында безнең язмаларны укып барсаң, боларның барысына да өйрәтербез.

Әгәр бу уку елыннан үз-үзеңә «точно» яхшы укырга сүз биргән булсаң, көчләребезне берләштерик.

«Ялкын» сайтында төрле темаларга багышланган язмаларны ай дәвамында урнаштырып барырбыз. Безнең язмаларда – бары тик минем үз тәҗрибәм һәм башымнан узган вакыйгалар гына. Ә Айгөл апагыз бу эштә миңа ярдәм итәр.




Тагын бер эксперимент уздырып алабызмы? Мин укый торган колледжда гел продуктивлык, күп эш эшләп өлгерү серләре турында сөйлиләр. Шундый лекцияләрнең берсендә безнең өчен кечкенә генә эксперимент оештырдылар. Кәгазь, каләм алдык һәм таймер әзерләп куйдык.

Иң беренче эш итеп, таймерны кабыздык һәм алфавитны бер багана рәвешендә язып чыктык. Ничә секунд, минут эчендә язуыбызны ачыкладык. Аннан соң укытучы алфавитның һәр хәрефе янында саннар язарга сорады. Шулай ук ничә секунд кирәк булуын билгеләдек. Соңыннан беренче һәм икенче нәтиҗәләрне чагыштырдык.

Син дә шулай итеп кара әле. Ә аннан соң берничә сорауга җавап бир. Нәтиҗәләр бертөрлеме? Хәрефләр һәм саннарны язганда киеренкелек хис иттеңме? Сорауларга җавапны миңа язып җибәр, кайсы нәрсә аңлатканны әйтермен.

Эшкә тотынганчы, бөтен кирәк-яракны әзерләп куй


Эшкә баштан-аяк кереп чумар өчен, кирәк-яракны алдан әзерләп кую мәслихәт. Өй эше эшләү өчен кирәк булачак бөтен канцтовар, дәреслек һәм дәфтәрләрне өстәлеңә алып куй. Өй эшләре эшләгәндә, чәй эчәргә, капкалап утырырга яратасың икән, алдан ук чәй, тәмле ризыклар әзерлә.

Җайлы урын тап


Кемдер тирә-юньдә тормыш кайнаганны, шау-шу торганны ярата һәм шундый шартларда яхшырак эшли. Кемдер, киресенчә, тыныч булганны ярата. Шәхсән мин, ялгызлыкны яратам, шундый шартларда гына нинди дә булса эш белән шөгыльләнә алам. Гадәттә, дәресләрдән соң, йә бүлмәдә йә китапханәдә өй эшләре эшлим. Син дә үзең өчен җайлы булган шартларны эзләп тап.

Кечкенә генә бер лайфхак: әйләнә-тирәдәгеләр килеп сөйләшә башламасын, артык тавыш комачауламасын өчен, гел колакчыннардан утырам, ләкин музыка тыңламыйм.

Таймер куй…


Безнең баш миенең үзенчәлекле сәләте бар. Билгеле-бер эшне башкаруга никадәр вакыт бүлеп бирсәң, баш мие шул вакыт аралыгына сыешырга тырышып эшләячәк. Ягъни рус теленнән өй эшен эшләргә бер сәгать бирсәң, баш мие бер сәгатькә сузылырлык итеп тә, 15 минутта өлгерерлек итеп тә эшли ала. Шуңа күрә алдан ук вакытны мөмкин кадәр кысарга, баш миен тизрәк һәм күбрәк эшләргә программалаштыра аласың.

Химия укытучысы телефондагы таймерны кулланырга киңәш итте. Секундомерны кабызасың да, алдан билгеләнгән вакыт аралыгына сыешырга тырышып, бернигә дә бүленмичә, бер утыруда бетерәсең эшеңне.

Ял итәргә онытма….


Тоташтан берничә сәгать компьютер каршында утыру, әлбәттә, кызык һәм рәхәт түгел. Шәхсән миңа һәр сәгать саен ял кирәк. Гадәттә, чәй эчеп, капкалап алырга, күзләрне һәм тәнне ял иттереп физ.зарядка ясарга мөмкин. Сез дә ял итәргә, акыл эшен физик эш белән чиратлаштырырга тырышыгыз. Савыт юарга, ашарга пешереп алырга мөмкин.

Спорт һәм ял


Әлбәттә, көн дәвамында продуктивлыкны саклап калу мөмкин түгел. Һәркемнең организмы һәм баш мие үз кагыйдәләре буенча эшли. Мин, мәсәлән, иртәнге якта һәм йокларга ятканчы 2 сәгать алдан актив булам. Шул вакыт аралыгында баш мие әллә ниләр эшләргә сәләтле. Син дә үзең өчен кулай вакытны сайла. Иртәнге якта эшләү рәхәтрәк булса, бәлки 1-2 сәгатькә алдан торып өй эшләрен эшләү кулайрак булыр?! Сынап кара әле үзеңне.

Шуңа өстәп, спорт һәм ял турында да онытырга ярамый. Спорт дигәндә, залга барып шөгыльләнү күз алдыңа килмәсен. Бөтен кешенең дә андый мөмкинлеге юк икәнен яхшы аңлыйм. Шуңа күрә спорт һәм ялны берләштереп кичке якта урам әйләнеп кайтуны гадәткә кертә аласың. Әгәр моның белән генә канәгатьләнмәсәң, йөгерергә чыга аласың. Бюджетлы вариант бит. Кыскасы, организмыңны тыңла. Ни кирәген ул әйбәтрәк белә.

Катя Сысоева
Айгөл Абрахманова

АЛДАГЫ ЯЗМАЛАР:



ДӨРЕС МАКСАТ КУЮ ҺӘМ ШУҢА ИРЕШҮ СЕРЛӘРЕ



УКУДАН ТЫШ ТОРМЫШ БАРМЫ?


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев