Логотип Идель
Бу – тема!

"ЭКОКИЛӘЧӘК": ТАБИГЫЙ БАЙЛЫКЛАР КЕМГӘ ГЕНӘ ҖИТӘЧӘК

Дустым, син автобуста биргән билетны җиргә ташлыйсыңмы, әллә чүплеккә ыргытасыңмы? Фатирдагы суыңны сакчыл рәвштә кулланасыңмы, әллә рәхәтләнеп агызасыңмы? Экологик акцияләрдә теләп катнашасыңмы, әллә качу җаен карыйсыңмы?

Шушы сорауларга биргән җавапларың буенча да синең экологиягә булган мөнәсәбәтеңне белергә мөмкин. AIESEC дип аталган Халыкара яшьләр оешмасы Казанда «Экокиләчәк» проектын башлап җибәрә. 10 июль – 20 август аралыгында узачак проект Россиядә Экология елы уңаеннан тормышка ашырыла. Анда дөньяның 13 иленнән волонтерлар катнаша.

«Экокиләчәк» проекты да табигый байлыкларны сакчыл рәвештә куллануны популярлаштырырга тели. Бу – Берләшкән милләтләр оешмасы үсешенең 12нче максатына ирешү юлы.

Инде бүген үк проектның партнерлары рәтенә Казанның күп кенә вузлары килеп кушылган. Алар арасында КДЭУ, КИТТУ (КХТИ), КИТТУ-КАИ бар. Шулай ук Summer English Language Camp лагере, «Будет чисто» экология хәрәкәте дә кушылган. 6 атна дәвамында чит ил волонтерлары экологик инновацияләр, үз илләрендә тормышка ашырыла торган проектлар турында бәян итәчәк. Шулай ук материалларны икенче тапкыр куллану буенча мастер-класслар да күрсәтәчәк.

Хәер, волонтерларның төп максаты үз илләрендәге хәлләрне сөйләү генә түгел. Алар Казанда һәм Татарстанда экология, ресурсларны саклап калуга багышланган чаралары турында яктыртачак. Шулай ук волонтерлар көндәлек видеоблоглар да алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев