Логотип Идель
Бу – тема!

“ЭХ, ЖАЛКО, ЧТО МӘКТӘПТӘ ТАК ВЕСЕЛО НЕ БУДЕТ”

Беренче сыйныфка баручы балаларның күңелен ничек күрергә икәнен беләсезме соң әле? Юкмы? Алайса сез “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” проекты турында белмисездер.  2007 елның җәеннән бирле уздырыла торган проект беренче сыйныфка бара торган сабыйларга ярдәм итүне күздә тота. 

Быел Татарсанда 44 меңнән артык укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Шуларның 9 меңгә якыны – күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдә яшәүчеләр. Нәкъ менә шундый мохтаҗларга “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дип исемләнгән Республика хәйрия акциясе ярдәмгә килә дә инде.

14 нче август көнне Арчаның икенче һәм җиденче номерлы мәктәпләрендә белем алачак 28 балага уку кирәк-яраклары белән тулы букчалар тапшырылды. Әлеге чара Арчаның икенче мәктәбендә тантаналы рәвештә булып узды. Белем йорты коллективы әлеге көннең булачак укучылар күңелләренә мәңге сеңеп калсын өчен бик күп көч түгеп, кызыклы концерт программасы әзерләгән.

Бәйрәмгә район башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна да килгән иде. Ул балаларга, әти-әниләргә мөрәҗәгать итте:

– Сезне чын күңелдән әлеге матур бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Сез бүгеннән зур тормыш юлына таба атлый башлыйсыз. Мәктәпне бетергәнче балага әти-әнинең мәхәббәте, ягымлы карашы, төпле фикере кирәк. Балалар яхшы укысын өчен мәктәпләрдә барлык шартлар да тудырылган: иркен, уңайлы кабинетлар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тәҗрибәле укытучылар. Әти-әниләр, алда сезне бик зур эшләр, сынаулар көтә. Әле ярый алда нәрсә буласын нәниләребез аңлап бетерми! – дип көлә Любовь Михайловна.

Рәхәтләнеп биеп, җырлап туйгач: “Эх, жалко, что мәктәптә так весело не будет”, – дигәнен ишетеп алдым әле бер малайдан.

Шулай шу-ул... Уку – җиңел эш түгел ул! Тик янәшәдә гел ярдәм итеп торучылар булганда, ул чын бәйрәмгә тиң булыр!


Рүзәл ШӘРИПОВ, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев