Логотип Идель
Бу – тема!

«Ё» ХӘРЕФЕН ЯКЛАУ КИРӘКМЕ?

Хәзерге вакытта интернет челтәрендә «Ё» хәрефен куллануны мәҗбүри итәргә теләп, имзалар җыялар. Хәрефне яклаучылар фикеренчә, «Ё» хәрефен кулланмау сүзләрнең дөрес әйтелешенә тискәре йогынты ясый.

Бу көннәрдә интернетта язма рус телендә Ё хәрефен мәҗбүри куллануны таләп итүче петиция пәйда булды. Хәзерге көндә аны 600 дән артык кеше хуплаган инде. Петиция авторы Александр Литвинов фикеренчә, кешенең  исем-фамилиясендә, шулай ук яшәү урыны атамаларында Ё хәрефен кулланмау юридик һәм бюрократик проблемалар килеп чыгуга сәбәп була. Шуңа бәйле рәвештә, шәхесне раслаучы документлар алыштыру, чит илгә сәяхәткә китү яисә башка мәсьәләләрне хәл итү вакытында кыенлыклар туа. Моннан тыш, бу ялгызлык исемнәрен чит телләргә дөрес тәрҗемә итмәү, чит ил гражданнары тарафыннан рус телен бозып, хаталы сөйләшүгә китерә. Гомумән, тел белемендә әлеге ике хәрефне тәңгәлләштерү дөрес фикер түгел. Алар алфавитта икесе дә мөстәкыйль аваз буларак бирелгән.

Шул да булдымы проблема?

Ә менә филология фәннәре докторы Гасан Гусейнов фикеренчә, Ё хәрефен куллану, беренче чиратта, сүзләрне дөрес әйтү өчен кирәк. Шуңа күрә ММЧ текстларында, башка документларда аны мәҗбүри рәвештә язу мөһим түгел. Бу бары тик рус телен өйрәнә башлаганнар өчен генә әһәмиятле (News.ru сайтыннан).

Социаль челтәрләрдә дә бу темага фикер белдерүчеләр шактый. Күп кеше башка проблемалар күп булган заманда алфавиттагы хәрефкә бәйләнүдә мәгънә күрми. “Дөрес хәреф кулланып түгел, ә аек акыл белән яшәргә теләмәгәннәр минем ачуымны чыгара”, дигән комментарий иң күп “лайк” җыйган.

Рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен мөһим

Рус теле һәм әдәбияты фәне укытучысы Диләрә Мөхәммәтшина исә  Ё һәм Е хәрефләрен мәҗбүри рәвештә үз урыннарында куллануга артык игътибар бирми. “Ләкин балалар тарафыннан китапка, укуга мәхәббәт аз булган чорда грамматикага, дөрес язылышка игътибар итү кирәктер. Бигрәк тә социаль челтәрләрдәге текстларга һәм интернет ММЧ язмаларына. Чөнки яшь буын нәкъ шуларны укып үсә. Рус телле балалар өчен бу, әлбәттә, зур проблема түгел. Ә менә рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләргә дөрес һәм төпле белем бирү – безнең төп бурыч”.

КФУ студенты Кирилл Казанцев фикеренчә, Ё урынына Е хәрефен куллану сөйләм теленә бер зыян да салмый. “Шулай да бу зур грамматик хата санала. Алфавитта ул аерым хәреф буларак бирелгән икән, язмада да, сөйләмдә дә үз урынында кулланылырга тиеш”.

Татар телендә сөйләшүчеләр нәрсә уйлый?

Татар телендә сөйләшүчеләр арасында бу петиция көчле реакция тудырмаган. Сораштыруда катнашкан 10 кешенең 8 е: “Бу хәрефләрнең язылышы татар теленә бернинди дә үзгәреш кертми. Ләкин кешенең исем һәм фамилиясен язганда, моңа игътибар итү кирәк. Ниндидер грамматик хатадан тыш, бу кешене шәхес буларак кимсетүгә дә китерә ала. Ә рус теле өчен Ё үзенчәлекле аваз. Шуңа күрә алар сүзләрдәге Ё хәрефен кулланылыштан төшереп калдырмасыннар иде”, дигән фикердә.  Дөрестән дә, татар телендә Ё хәрефе бары тик алынма сүзләрдә генә очрый. Бәлки шуңа күрә татарлар моны зур пролема итеп күрми.

Петициягә халыкның мөнәсәбәте ике төрле. Бу шулай булырга тиеш тә. Ә күпләр бөтенләй моңа битараф: “Мин әйтергә теләгән фикеремне җиткерәм, әңгәмәдәшемне аңлыйм, мин канәгать” – ди алар.

Ләйлә ИСЛАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев