Логотип Идель
Бу – тема!

«ДУСЛАР» – 60 НЧЫ ЕЛЛАРГА МУЗЫКАЛЬ ТРИБЬЮТ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татар китабы йорты «D'art» һәвәскәрләр труппасы белән берлектә уникаль проект тәкъдим итте: 60 нчы елларга «Дуслар» дип аталган музыкаль трибьют. Ул 22 декабрьдә, ягъни татар театрының туган көнендә күрсәтелде.

«D'art» һәвәскәрләр труппасы 2018 елда оештырылган. Бүгенге көндә труппа актерлары Татар китабы йортының якын дуслары булып тора һәм «Казан кичләре», «Татарча импровизация» кебек проектларда катнаша.

«Дуслар» спектаклен сәхнәгә режиссер Әминә Миндияр әзерләгән. Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне» пьесасына нигезләнеп куелган 1 сәгатьлек спектакль үз эченә үткән чорның атмосферасын алган. Эчтәлеккә күз салсак, анда партия тарафыннан макталып «бозылган» Шәһит Рәссамнар берлеге җыелышында дустын төшенкелектә гаепләп, аның карьерасын юкка чыгара. Шушы хәлдән соң ул өенә кайтып студент елларындагы дуслары белән хатыны Миләүшәнең туган көнен бәйрәм итәргә мәҗбүр була. 

«Вакыт машинасына утырып, 1960 елларга күченсәк, анда «татар тусовкаларында» татар җырларын гомумән җырламаганнар. Ул чорда Казанда туып үскән 80 яшьлек апалар белән сөйләшкәч, аларның татар җырларын тыңламаганнарын белдем», ди режиссер Әминә Миндияр.  Пьесада җырлар аша геройларның хис-кичерешләре җиткерелде. Узган гасырның иҗатын бүгенге көндә башкару аның нинди зур әһәмияткә ия икәнлеге турында сөйли.  Режиссер сүзләренчә, спектакльнең төп темасы – дуслык. Биредә һәркем үзенә «якын» проблеманы таба ала. 

Шунысын да билгеләп үтәсе килә: «Дуслар» спектакленең труппа составы үзенчәлекле. Әйтик, пьесада укытучы да, мөхәррир дә, студент та, хәтта пианист та катнашты. Аларның профессионалларча үз рольләрен башкарулары, чын-чынлап геройларына охшаулары тамашачылар тарафыннан бик тә яратып кабул ителде.

Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев