Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨРЕС ТУКЛАНУ – СӘЛАМӘТЛЕК НИГЕЗЕ

Балаларга шикәр ашарга ярыймы-юкмы? Фаст-фудны ничә яшьтә ашый башларга ярый? Бу һәм башка сорауларга җавапны табиб-диетолог бирде.

Казанда 2019 елның беренче яртыеллыгында мәктәп укучылары өчен булган сыйфатсыз 635 тонна азык-төлекне кире кайтарганнар. Алар Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының лаборатор контроле аша уза алмаган. Бу турыда балаларның дөрес туклануына  багышланган матбугат очрашуында департамент җитәкчесе урынбасары Алла Агапова сөйләде.

– Бездә азык-төлекнең сыйфатын тикшерә торган махсус лаборатория бар, – ди ул, – теге яки бу сәбәп аркасында сыйфатсыз дип табылган продуктлар укучыларга бирелми.

Агапова әйтүенчә, узган ел бу сан 664не тәшкил иткән, ә быел ярты елда гына да 664кә җиткән.

Очрашу дәвамында берничә тапкыр укучыларның балык, яшелчә кебек иң файдалы ризыкларны үз итмәүләре турында сүз чыкты. Алла Агапова да:

– Балалар балык ашасын өчен аны нинди генә формаларда әзерләмибез инде: өстенә сыр да сибеп пешереп карыйбыз, тегеләй дә итәбез, болай да... шулай да укучылар аны күргәч борын җыера, - ди, - балалар матур урында туклансын өчен дә күп эш эшләнә, күп мәктәпләрнең ашханәләре яңартылды, яңа җиһазлар кайтарылды, әмма матур урында ашау да укучыларны дөрес туклануга күнектерә алмый, – ди.

“Дөрес туклану карында чакта ук башланырга тиеш”

Медицина фәннәре докторы, КДМУ профессоры, табиб-диетолог Наталья Рылова:

– Дөньяда 340 млн бала симерүдән (ожирение) интегә. Шушы санны өчкә тапкырласаң, артык авырлыклары булган балалар саны килеп чыга. Бу - бик катлаулы мәсьәлә. Соңгы 5 елда безнең илдә артык авырлыклар булган кешеләр 30%ка артты. Бүгенге көндә артык авырлыгы булган яшүсмернең үскәч симерү ихтималы 70-80%ны тәшкил итә. Гадәттә, артык авырлыгы булган баланың артереиаль гипертензия, метаболик синдром кебек авырулары да бар. Ни кызганыч, ата-аналар моңа бик соң игътибар итә. Балаларны дөрес туклануга күнектерү карында чакта ук башланырга тиеш,  – ди.

Фаст-фудны ничә яшьтә ашый башларга ярый?

“Бер тапкыр аның тәмен татып карагач, балага ботка артык төче, тәмсез кебек тоела. Анда тәмне көчәйтә торган консервантлар юк. Бала фри бәрәңгесе, газлы эчемлекне бары үз теләге белән, үзаңы формалашкач кына татып карый ала, – ди диетолог, – ягъни ул үзенең ашказынына, организмга булган зыянын үзе аңлап эш итә”.

Күп кенә балалар нәкъ менә яшүсмер чакта, бу продуктларның ни дәрәҗәдә зыяны булуына үзләре төшенгәч, алардан баш тарта икән.

Балаларга шикәр ашарга ярыймы-юкмы?

“Сау-сәламәт бала өчен артык күп кулланмаган очракта шикәрнең зыяны юк”,  – ди Наталья Рылова:

– Бала актив рәвештә спорт белән шөгыльләнсә, аңа шикәр кирәк тә әле, бу гликогенны кире үз дәрәҗәсенә кайтару өчен мөһим. Ә инде бала пассив тормыш белән яшәсә, спорт белән шөгыльләнмәсә, аз хәрәкәтләнсә, шикәрнең күләмен булдыра алган кадәр чикләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев