Логотип Идель
Бу – тема!

ДОРАМА БҮЛӘК ИТКӘН ДУСЛЫК

Советлар Союзы чорында укучылар чит ил балалары белән хат алышкан. Илләр арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру өчен эшләнелгән бу эш. Шуңа өстәп, мәктәп балаларына яхшы уку өчен этәргеч тә булган: начар өлгерешле балаларга хат алышу мөмкинлеге бирелмәгән бит. Бүген почта аша хат алышу традицияләре онытылса да, интернет челтәре аша чит ил кешеләре белән аралашу бик җайлы. Рузилә Фәхриева исә чит ил иптәшләреннән башка үз дөньясын күз алдына да китерми.

- Рузилә, чит илләрдә яшәүче яшьләре белән аралашуга сине нәрсә этәрде?

- Чит илгә беренче тапкыр сигезенче сыйныфта укыганда хат яздым. Быел биш ел була. Төп сәбәпче – кино. Иптәш кызым дорамалар (Кореяда төшерелгән кинолар) карый башлады, бик ошатты. Аңа ияреп, мин дә әкренләп кино дөньясына чумдым. Кореялеләр белән аралашасы килү теләге белән янып йөри башладым. Чын чит ил яшьтәшләре белән танышу ничек була икән дип уйлап йөрдем. Шуңа Интернетта эзләнә башладым. Иң беренче Казахстан кызы белән таныштым. Без икебез дә бер үк Корея кинолары төркемнәрендә “утырдык”, кызыксынуларыбыз уртак булды. Ә инде чын Корея яшьләре белән аралашу дигән  теләгем соңрак чынга ашты. Интернет киңлекләрендә KakaoTalk дигән кушымтага юлыктым. Аннан бик күп дуслар, танышлар таптым. Алар белән мин әлегәчә аралашам. KakaoTalk Корея халкы өчен генә ясалган булган. Шуңа күрә Кореядагы дусларым монда ничек килеп керүемә аптырадылар. Хәзер исә инстаграммда да аралашырга теләүчеләр еш очрый.



- Уртак темаларны ничек табасыз?

- Корея кызы белән беренче тапкыр аралашканда  уңайсызлык кичердем, нәрсә язарга икән дип аптырап беттем. Чөнки бу тәүге тәҗрибәм булды, нәрсәдән башларга икәнлеген белмисең бит андый чакта, авыррак иде. Гади генә “Сәлам! Исемең ничек?” дип башлап җибәрдем, аннан яңа танышымның кызыксынулары, шөгыле, гаилә, укуына кагылышлы сораулар бирдем, нейтраль темаларга сөйләшә идек. Бу бер-ике атнага сузылды. Аннан соң, көнебез ничек үткән, шуның белән уртаклаша, бер-беребез белән якыннанрак танышу өчен төрле сораулар бирергә тырыша идек. Фотолар җибәрештек.

- Аралашуда иң авыр проблеманың берсе – тел белмәү. Бу киртәне ничек җиңдең?

- Әйе, бу төп проблема булды. Беренче елны, гади темалар, җиңел сораулар, көндәлектә еш кулланыла торган сүзләр  ярдәмендә языштык. Интернет дусларым белән аралаша башлаганчы, минем инглиз телен белү дәрәҗәсе түбән иде, шуңа һәрвакыт тәрҗемә итүче сайтларда җавабымны язып, тикшерә идем. Ә хәзер инглиз телен яхшы гына үзләштердем, чөнки язышканда, таныш булмаган сүзләр очрагач, аны тәрҗемә итәсең, ул истә кала. Икенче тапкыр инде үзең шуны кулланасың. Сорау язганда да, эзләнергә мәҗбүр буласың. Һаман сүзләр запасы арта. Өстәвенә без скайп аша да аралаша идек. Башта ни әйтергә белмичә, сөйләшүебез исәнләшү-саубуллашудан артмады, оялудан, елмаешып, кызарышып, битләрне каплап бер-беребезгә карап тора идек. Ә соңрак аралашу җиңеләйде, авырлыкларга юлыксаң, киңәшләр белән яки яхшы сүз белән булса да булыша башладык. Хәзер инде бер-беребезгә посылкалар җибәрешәбез, серләребезне уртаклашабыз.

- Бер-берегезгә карата ышанычны ничек булдырырга?

- Беренче посылканы җибәргәндә, без инде 7 ай чамасы аралаша идек. 2014нче елның кышында булды бу. Шуннан соң, иптәшем “Сиңа Кореядан бүләк җибәрәсем килә”, – диде. Ерактан озак килер, кыйбат булыр, ала алырмынмы дип уйлап йөрдем. Мин аңа башта кечкенә генә әйбер җибәреп карарга тәкъдим иттем. Үзем дә шулай эшләдем. Беренче тапкыр почтага барып, Кореяга посылка җибәрергә теләвемне әйткәч, почта хезмәткәрләре шундый аптырады. Ә инде посылка килеп җиткәч, минем ничек сөенүемне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Ышанычка килгәндә, ул кешенең үзеннән тора. Кайбер чит ил дусларыма якын-тирәдәге кешеләргә караганда, ышанычым артыграк. Иң зур плюсларның берсе, уртак танышлар булмагач, алар синең турында башкаларга сөйләп йөрми, сереңне саклый. Бездә кеше арасында сүз бик көчле йөри, сереңне бөтенесе беләчәген көт тә тор!

- Интернет дусларың белән аралашуыңа, чын тормыштагы иптәшләрең, классташларыңның мөнәсәбәте нинди булды?

- Алар мине аңламады. Күбесе канатларны сындыра иде. “Ник кирәк ул сиңа? Вакытлыча гына булачак. Чынбарлыкта син алар белән күрешә алмаячаксың, чит ил кешеләре синең дустың була алмый. Алар белән түгел, әйләнә-тирәдәгеләрең белән аралаш”, – дияләр иде. Әмма аларның сүзенә карамадым, тыңламадым. Миңа чит ил кешеләре белән аралашу ошый иде. Дөньяның төрле почмакларында дусларым булу –  зур теләгем булды. Шуңа башкаларның сүзенә колак салмаска тырыштым.



- Виртуаль тормышта кайсы ил кешеләре белән танышырга туры килде?

- Алар бик күп. Корея халкы, Кытай, Сингапур, Бөек Британия (Кытай милләтле Англиядә укучы кыз), Казахстан якларыннан дуслар таптым, Америка яшьләре белән дә аз гына аралашып алдым. Соңгылары белән уртак кызыксынуларыбыз булмаганлыктан, берничә көн генә языштык.

- Казанга укырга килгәч, чит ил дусларың арттымы?

- Әлбәттә! Шәһәрдә аралашу җиңелрәк. Берәр чит ил кешесе белән дуслашасың икән, ул үзенең башка иптәшләре белән таныштыра. Шулай аралашу даирәсе арта. Кытайдан килгән Хоайю исемле бер егет белән бик яхшы аралашып киттек, якын дустыма әйләнде ул. Бер-беребезне шулкадәр аңлыйбыз, ярдәм итешеп яшибез. Шуңа аны Казаннан өемә алып кайттым. Туган ягым белән таныштырдым. Ә җәен, эшкә кереп, акча җыйдым да, Хоайю әнине ризалаштырырга булышкач, иптәшем янына Кытайга бардым. Анда ике атна тордым. Пекин, Шанхай шәһәрләрендә булдым. Кытайның  архитектурасы белән таныштым. Тыелган шәһәрне күрдем. Шанхайда актив ял иттек. Төннәр буе велосипедта йөреп, иптәшемнең туганнары, дуслары белән танышып, күңел ачтык.

- Чит ил дуслары табуның өч уңай ягы нидә?

- Иң беренче чиратта, яңа дөнья белән танышу. Икенчедән, башка илләр турында белем туплау. География, дин һәм башка өлкәләр турында хәбәрдарлык арту. Өченчедән, яңа менталитет белән танышып, кешеләр белән аралашу буенча тәҗрибә аласың.

- Ә тискәре яклары?

- Тел белмәү мәсьәләсенең нәтиҗәсе буларак, бер-береңне дөрес аңламаска мөмкин. Менә шунысы авыр. Башка тискәре яклары юк, бары тик уңай якларын гына күрәм.

- Синең кебек чит ил кешеләре белән аралашырга омтылган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идең?

- Бүтән ил кешеләре белән аралашырга теләсәгез, оялмагыз, кыю булыгыз. Курыкмыйча танышыгыз. Алар да безнең кебек гади генә кешеләр. Башка ил кешеләре белән дә бик теләп аралашалар.



Айсылу Нигъмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев