Логотип Идель
Бу – тема!

ДИСТАНЦИОН УКУ ГАЛӘМӘТЛӘРЕ

Укучылар дистанцион белем алу вакытында укымас өчен әллә нинди гениаль ысуллар уйлап таба икән! Хәзер шуларның берничәсе белән танышып үтик.

Мәсәлән, укучыларның зумда исемнәрен «Повторное подключение»гә үзгәртүләре мәгълүм. Исеме урынына шушы язу чыккач, укытучылар әлеге укучының Интернетка керү белән кыенлыклар килеп чыккан дип уйлый. Кайбер укучылар атналар буе шулай итеп дәрестә җавап бирүдән качып котылган.

Бер кеше әйтүенчә, аның улы авасына үзенең GIF-сурәт (селкенеп тора торган сурәт) куйган. Укытучыга укучы һәрчак экранга карап торган кебек тоела икән. Шулай ук бер ир-ат тагын бер серне чишә: укучыларның махсус чатлары бар, анда алар җаваплар белән бүлешә һәм укытучы берәрсенә мөрәҗәгать итсә, иптәшләре аңа яза. Дәрестә булу әле экран каршында утыру дигән сүз түгел бит. ?

Еш кына ата-аналар балаларын уен уйнап утырганда тота икән. Бер әти кеше моны күреп Wi-Fiны өзеп куя, әмма тапкыр бала Интернетка смартфон аша тоташа һәм уйнавын дәвам итә.

Кайчак укучылар укытучыларны бик кыен хәлләргә дә куйганнар. Мисал өчен, зумда берьюлы берничә кеше бер үк исемнән кереп ямьсез нәрсәләр яза башлый. Һәм гаепле кешене табу бик кыен була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев