Логотип Идель
Бу – тема!

ДИКТАНТ ЯЗАБЫЗ. ГАДИ ГЕНӘ ТҮГЕЛ - ЭТНОГРАФИК

Уку әле башланды гына, диктантлар чирек ахырына кадәр көтелми. Тик белеп тору зыян итмәс. Диктантның да гадие түгел, этнографик дигән бит!

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан – 3 ноябрь көнне «Зур этнографик диктант» узачак. Әлеге чара мәдәни-агарту акциясе кебек уза. Быел ул халыкара статусын алды. Шуңа да анда Россиядә яшәүчеләр генә түгел, ә чит ил кешеләре дә катнаша ала.

Россиядә 193 милләт яши. Аларның гореф-гадәтләрен, тарихларын, мәдәниятен белү өчен «Зур этнографик диктант» уздырыла да инде. Былтыр ул беренче тапкыр үткәрелгән. Шуңа да карамастан, анда россиялеләрдән кала, Төркия һәм Швейцариядә яшәүчеләр дә катнашкан.

Диктантны һәркем яза ала. Моның өчен синең төбәктәге мәйданчыкка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Мәйданчыклар турында тулырак: www.miretno.ru һәм www.fadn.gov.ru сайтларында, шулай ук социаль челтәрләрдә.
Белешмә: 2016 елда «Зур этнографик диктант»ны 90 мең кеше язган. Иң яшь катнашучы Ульян өлкәсеннән булган (12 яшь), ә иң олы катнашучы – Мордовиядән (80 яшь). Диктант өчен уртача балл – 54. Ә баксаң, 100 балл җыеп булган икән.

Акциянең нәтиҗәләре 12 декабрьдә билгеле булачак.

Нәрсә: «Зур этнографик диктант»

Кайда: Казан шәһәре

Кайчан: 3 ноябрь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев