Логотип Идель
Бу – тема!

ДИҢГЕЗ ЧИБӘРКӘЙЛӘРЕ

Кечкенә чагында һәркемнең хыялы була. Кемдер – очучы, кемдер – табиб, ә кемдер хәтта космонавт булырга тели! Шәхсән минем су иясе (русалка) буласым килә иде!.. Әйе-әйе, тәңкәле, койрыклы, озын чәчле, алтын тараклы, сихри тавышлы диңгез патшаларына гашыйк идем.

 

Су патшасы, йөзеңне күрсәт!

Русалка – славян мифологиясендә су белән бәйле рух. Алар басу-урманнарның һәм суларның «хәл-әхвәлләрен» кайгыртканнар, табигатьнең якын дуслары булып саналганнар. Мифларда алар ак тәнле, суүсемнәргә бәйле рәвештә озын куллы, аяклары урынына балык койрыклары булган матур кызлар итеп тасвирлана.

Бу җан ияләре турында беренче истәлекләр исә якынча таш гасырга карый, аларның рәсемнәре кыяларда сурәтләнгән була.

Яшәү рәвеше

Риваятьләргә ышансак, су ияләре балык һәм башка су җәнлекләре белән тукланганнар. Шулай ук кайбер чыганакларда аларның төнлә, каралты-кураларга кереп, сыерлардан сөт савып алулары турында да хәбәр ителә. Аларны арыш һәм киндер чәчелгән басуларда да күрүчеләр була. Кыргый далада төрле үләннәр һәм җиләк-җимешләр ашаганнары да билгеле. Кайбер тарихи чыганакларга ышансак, су патшалары  коры җиргә җәй көне чыкканнар. Төннәрен алар, ярга менеп, агач ботакларына утырып, җырлый-җырлый,  балык сөякләреннән ясалган тарак белән чәчләрен тараганнар.

Аттан җитез...

Халык ышануларына таянсак, диңгез патшаларының башка кыяфәткә керү сәләтенә ия булганлыгы да билгеле. Мәсәлән, алар күселәргә, бакаларга, кош-кортларга һәм башка хайваннарга әверелә алган. Су чибәркәйләре шулай ук давыл-бураннарны,  кар-яңгырларны чакырып китерергә дә сәләтле дип санаганнар. Алар бик тиз йөгергәннәр һәм йөзгәннәр. Русалкаларны бер  ат та, бер балык та уза алмаган, имеш.

Сәнгать һәм су ияләре

Киноиндустрия, әдәбият, рәсем сәнгате бу сихри образга еш мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә русалкалар турында 30 дан артык фильм, 10 сериал һәм мультфильм төшерелгән. Иң популярлары – «Н20: просто добавь воды» (2006-2010) сериалы һәм Диснейның «Русалочка» (1989) мультфильмы.

Миф яки чынбарлык?

2015 елда океаник һәм атмосфера тикшеренүләренең милли идарәсе (NOAA) раслаганча, русалкалар чынлыкта бар һәм бөтен дөнья сулыкларында яшиләр. NOAA пресс-секретаре Сэнди Никсон Weekly World News басмасына биргән интервьюсында: «Русалкаларны өйрәнү белән шөгыльләнүче 65 белгеч Таитига диңгез тирәнлекләрендә яшәүчеләр турындагы барлык мәгълүматларны  тикшерер өчен җыйналганнар», – дип сөйләде. Галимнәр «балык койрыклы кешенең гибриды безнең арада яши» дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Русалкаларны Бөекбританиядә йөз еллар дәвамында күргәннәр. 1810 елда Мэн утравында ике диңгез кызы табылган. Берничә балыкчы су ярында сәер тавыш ишеткән, ниндидер үлә торган кош яки берәр җәнлек кычкыра, дип уйлаганнар да серле тавышка таба юл тотканнар. Анда алар ике русалка баласын күргән: беренчесе үлгән, ә икенчесе исән, тик тәне яралы булган.  Алар исән русалканы өйләренә алып кайтып дәвалаганнар. Бу җәнлек 60 м озынлыкта, балык койрыклы, чәчләре урынында суүсем икән. Ләкин аннан соң бу «сабый» белән ни  булганы билгесез...

Бүгенге көндә Animal Planet телеканалы «Русалки: Найдено тело» дип аталган фильм чыгарган. Анда су патшаларының барлык серләре ачыла.

 

 

Кызыклы мәгълүматлар:

1. Аларның тавышлары магик көчкә ия: кеше акылын «сүндереп», күз буу сәләтенә ия дип саналалар.

2. Кайбер су чибәркәйләре суүсемнәрдән үзләренә матур-матур күлмәкләр үреп кияргә мөмкин.

3. Русалкаларны 7 төргә бүләләр. Мәсәлән, «бродницы» төренә караучылары диңгез буенча йөргән корабларга адашмаска булыша, ә «лобасты» дигәннәре иң усаллары булып санала, алар җаннарын Чернобогка (славяннарда – иблис) сатканнар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев