Логотип Идель
Бу – тема!

«ДЕВЯТАЕВ» ФИЛЬМЫ: ЯШЬЛӘР НИНДИ ФИКЕРДӘ?

22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Безнең илдә аны Хәтер һәм кайгы көне  дип билгеләп үтәләр.

Әлеге көнгә багышлап бүген башкалабызның халыкара компетенцияләр үзәге- Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында студентлар һәм журналистлар өчен махсус әзерләнгән кинопоказ узды. Биредә әле быелны гына экраннарга чыккан Тимур Бикмамбетовның “Девятаев” фильмы күрсәтелде.

Бу көн техникумда башка көннәрдән аерылып тора иде, хәтта тәнәфескә чакыра торган кыңгырау урынына да монда Бөек Ватан сугышы чоры көйләре яңгырады. Студентларның да әйтерсең “кәефләре” башка иде. “Девятаев”ны алар бик игътибар белән карадылар. Залда хәтта кино урынына телефон экранына теркәлгән кешеләр күренмәде. Димәк студентларга фильмның тәэсире бик көчле булган. Совет очучысы Михаил Девятаев турында төшерелгән әлеге фильм совет солдатының, нинди генә авырлыклар булса да, үзенә, үз Ватанына тугры калуын, батырлыгын күрсәтте.

Үзләренең хис-кичерешләре турында техникумның икенче курс студентлары уртаклаштылар:

“Фильмны караганда үз бабамны һәм әбиемне искә төшердем, дөресрәге, аларның сугыш чорында кичергән авырлыклары һәм батырлыклары турында уйландым. Чынлап әйткәндә, фильмны бик авыр кичердем. Әмма, минемчә, “Девятаев” кебек киноларны яшьләргә күрсәтү бик мөһим, алар безне ничектер патриотик яктан тәрбияли”, дип җиткерде Нариман Фатыхов.

“Бу фильм минем күңелемә бик тиде. Әсирлектә булып та, ватандашларыбыз өйгә кайту өметен өзмәделәр бит. Тырыштылар, план төзеделәр һәм үз максатларына ирештеләр! Минемчә, чын солдат шундый булырга тиеш.”, дигән фикергә килде Зөлфәт Хәйруллин.
Безнең яшьләребезнең шундый фикердә булуы бик сөендерә!

Шулай ук ул көнне студентларга, журналистларга һәм “IT-SKILLS” сменасына йөрүче балаларга техникумның элемтә тарихы музеена экскурсия уздырылды. Биредә балалар төрле чордагы элемтә чаралары белән таныштылар, хәтта аларны тотып карап, борынгы телефон аша сөйләшеп карадылар.

Ә абитуриентлар өчен махсус яңалык: Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына укырга керергә теләүчеләрне кабул итү комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. 9нчы сыйныфтан соң кая укырга барырга икән, дип уйласагыз, менә сезгә бер шәп вариант!

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев