Логотип Идель
Бу – тема!

"ДЕРЖАВИН УКУЛАРЫ"– 2018

14 сентябрьда Казанда “Державин укулары” XIV халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады.

Әлеге конференция Казанда дүртенче тапкыр үтте. Аңа кадәр 10 тапкыр ул Мәскәүдә уздырылган. Быелгы конференциянең үзенчәлеге – тематик концепт булдырылу.

[caption id="attachment_29553" align="alignright" width="500"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Гавриил Роман улы Державин атаклы шагыйрь генә түгел, ул әле хокук белгече дә булган Нәкъ менә Державин Россия империясенең беренче юстиция министры итеп билгеләнгән. Шуңа да аның исеме белән аталган конференциядә шигърияткә кагылышлы сораулар гына түгел, ә юстиция һәм хокук мәсьәләләре яктыртылуы табигый.

Хәзерге көндә җәмгыять алдында торган бурычларның иң мөһиме – интернет челтәрендәге куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру, мәгълүмати даирәгә кагылышлы хокук нормаларын булдыру. Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова билгеләп киткәнчә, 2018 елгы “Державин укулары” 12 секциядән торачак. Аларның 11е – хокукый аспектларны яктыртса, берсе – традиция буларак, Гавриил Державин иҗатын, иҗади мирасын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган.

КФУ ректоры Илшат Гафуров конференциядә бүгенге көндә җәмгыять алдында торган тагын бер мөһим проблема – хокукый җаваплылык мәсьәләсенә ачыклык кертәчәкләренә өметен белдерде. Моны ул очучысыз очкычлар (беспилотник) мисалы белән аңлатты: “Әйтик, очучысыз очкыч егылып төште, ди. Бу уңышсызлык өчен кем җавап тотачак – проект җитәкчесеме, иганәчеме, турыдан-туры уйлап табучымы? Моңа һичшиксез ачыклык кертергә, бердәм фикергә килергә кирәк”.

“Державин укулары” кысаларында күтәрелгән сораулар студентлар – булачак хокук белгечләрен укыту өчен бик мөһим. Ул гына да түгел, конференция нәтиҗәләрен ниндидер хокукый нечкәлекләр, аныклавыч өстәлмәләр рәвешендә дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән кануннарда да күрергә мөмкин.

https://youtu.be/2q9mGJITnk0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев