Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕПРЕССИЯГӘ УРЫН ЮК: ИЛҮЗӘ ҺӘМ РИНАТ ГАЛИӘХМӘТОВЛАРДАН ЛАЙФХАКЛАР!

Ир белән хатын турында юкка гына “чиләгенә күрә капкачы” дип әйтмиләр, күрәсең. Илүзә дә, Ринат та көзне ярата, үз итә. Ринатның яраткан төсе  - сары. Шуңа күрә аның өчен бу – табигатьнең иң матур вакыты. Илүзә исә яңгырга үлеп гашыйк...

Аңлагансыздыр инде, Ринат белән Илүзәгә “көзге депрессия, күңел төшенкелеге” дигән әйбер таныш түгел. Шуңа күрә киңәшләренә колак салу аеруча мөһим!

– Кагыйдә буларак, җәйдән соң  йорт эчендә эш күп кала. Яңгырлы көннәрне шул вак-төяк эшләрне тәмамлауга багышлагыз. Күңел төшенкелегенә бирелмәүнең иң яхшы чарасы  - нәкъ менә нәрсә белән дә булса шөгыльләнү, НИ ДӘ БУЛСА ЭШЛӘҮ, - ди Ринат.

Ринат күбрәк ир-ат эшләре белән шөгыльләнсә, Илүзә исә бу вакытта өй җыештыра, иркенләп ашарга пешерә.

– Күңелсез вакытларда берәр матур хатирә, позитив вакыйганы искә алу бик тә ярдәм итә. Хәер, мин яңгыр ярата торган кеше. Әгәр дә яңгыр ишеп, яшенләп ява икән, рәхәтләнеп әлеге тавышны тыңлап утырырга да мөмкинмен. Юрганга төренеп, каһвә ясап, яңгыр тавышын тыңлап утыруга ни җитә, - ди Илүзә.

Галиәхмәтовлар гаиләсеннән тагын бер лайфхак – КИНО КАРАУ.

– Күңелле, матур фильм карау теләсә-нинди күңел төшенкелегеннән чыгарырга сәләтле. Без комедияләр яратабыз яисә инде мультфильм карыйбыз, - дип уртаклаштылар Ринат белән Илүзә.

ТУГАННАРГА КУНАККА ЙӨРҮ, дуслар белән аралашу да көзге депрессиягә бирешмәүнең менә дигән ысулы икән. “Эш-эш, дип чабабыз. Әле монысы, әле тегесе турында уйларга кирәк. Авылга кайтсаң да эш күп бит инде. Ә яңгырлы көн исә туганнарың белән берни эшләмичә, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру, хәл-әхвәл белешү өчен иң кулай вакыт”, - диләр яшьләр.

Тагын бер лайфхак – СПОРТ белән шөгыльләнү.

– Бу - баштагы уй-фикерләрне рәткә китерү өчен менә дигән мөмкинлек. Ышаныгыз, күңел төшенкелегенең эзе дә калмаячак, - ди Ринат.

Илүзәнең исә тагын бер ритуалы бар. Ул да булса – авылга кайтып, ИСКЕ ФОТОЛАРНЫ КАРАП, БАРЛАП утыру. “Күңелгә шундук рәхәт булып китә, көч килә”, - ди Илүзә.

– Тормышта депрессиягә урын калырга тиеш түгел. Урамда кышмы, язмы, көзме – мөһим түгел. Рәхәт һәм күңелле, һәр мизгелнең тәмен белеп яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев