Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕКАБРЬ: ТЫЛСЫМЛЫ ЭШЛӘР АЕ

Булган барлык айлар арасында ДЕКАБРЬ иң тылсымлысыдыр дисәк, күбегез безнең белән килешер дип уйлыйбыз. Шуңа күрә күп сүз сөйләмичә генә шушы тылсымлы ай тәмамланганчы эшләп өлгерәсе тылсымлы эш-гамәлләр планы исемлеген тәкъдим итәбез!

1. Берәр кичне шәм яктысында уздырырга. Тәмле ис килеп торганымы ул, гадиме – аннан бөтен җиргә иңгән яктылык һәм җылылык мөһиме.

2. Кошлар ашатырга.

3. Өйдә печенье пешерергә, аның белән дус-туганнарны, күрше-күләнне сыйларга.

4. Чыршы бизәргә! Әлеге эшне яңа ел җырлары көенә башкарырга.

5. Яңа ел фотосессиясен оештырырга. Фотостудиягә барырга да мөмкин, урамда да төшеп була!

6. Кечкенә чакта барыбыз да яратып ясаган кәгазь гирляндалар ясарга!

7. Мандарин ашарга! Ким дигәндә көнгә берне!

8. Кар бөртекләре кисәргә.

9. Тәрәзәгә сурәтләр төшерергә.

10. Яңа елга багышланган тылсымлы фильм карар өчен кинога барырга.

11. Дуслар белән тимераякта шуарга.

12. Яңа елга яңа рецептлар табарга, аларны барлап бер блокнотка җыярга.

13. Какао эчә-эчә, пледка төренеп тылсымлы берәр китап укырга.

14. Дусларга, туганнарга тәбрикләмәләр юлларга!

15. Кыш бабай яки Кар кызы булып киенеп урамга чыгарга һәм балаларны да, олы кешеләрне дә бәйрәм белән котлап кәнфит өләшергә.

16. Кар яуганда урамда йөрергә.

17. Үтеп баручы елга хисап ясарга, ирешелгән максатларны барларга, киләсе елга эшлисе эшләр, хыял-максатлар исемлеген язарга.

18. Бенгаль утларын яндырырга!

19. Дуслар, туганнар белән бергәләп зуу-уу-ур кыш бабай әвәләргә.

20. Туйганчы карда аунарга, кар атыш уйнарга.

Яңа ел кәефен булдыру шундый җиңел, әлеге тылсымлы эшләр белән бигрәк тә, килешәсеңме? ?✨

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев