Логотип Идель
Бу – тема!

ДАВЫЛ. НӘРСӘ УЛ?

Табигатькә сәяхәтебезне дәвам итәбезме? Моңа кадәр Җил белән танышкан идек. Бүгенге темабыз – давыл.

Нәрсә ул давыл?


Давыл – җимергеч көчле җил. Ул яңгыр алдыннан яки яңгыр яуганда була.

Нинди давыллар була?


Давыл вакытында җилнең тизлеге 20 м/с тан артып китә. Мондый давылны шторм дип атыйлар.

Җил тизлеге 30 м/с тан артып китсә, ул гарасаткан әйләнә.

Җилнең кыска вакыт аралыгында көчәеп алуын шквал дип йөртәләр.

Тайфун – көньяк диңгезләр өстендә, экваторга якын урыннарда була торган көчле давыл, гарасат.

Тайфун вакытында көчле җил йөзәр километрга җиткән түгәрәк буйлап бөтерелә. Шуның нәтиҗәсендә диңгездә зур дулкыннар күтәрелә. Алар коры җиргә ыргыла һәм үз юлында очраган бар нәрсәне җимереп бара.

Давыл ничек барлыкка килә?


Кинәт исеп куйган җил давыл якынлашуын хәбәр итә. Җил тына. Һава бөркүләнә. Кошлар ояларына кереп кача. Кайберләре тыңгысызланып оча, әллә нинди тавышлар чыгарып кычкыра.

Әйтерсең алар коточкыч афәт килүен алдан җиткерергә тели...

Куркыныч кара болытлар куера башлый. Ул болыт зур тизлек белән килә. Җил улавы ишетелә. Туктаусыз күк күкри, яшен яшьни. Ә җил көчәйгәннән көчәя, тизлеге артканнан арта бара. Давыл чыга.

Зыяны


Давыл коры җирдә дә, диңгез яисә оеканда да булырга мөмкин. Коры җирдәге давыл вакытында көчле җил бертуктаусыз исеп тора. Ул агачларны төбе-тамыры белән актарып ата, басудагы игеннәре җиргә егып сала, өй, абзар түбәләрен кубарып алып китә. Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә зыян күрә. Хәтта кешеләр дә зыян күрергә мөмкин.

Диңгез яисә океандагы давыл вакытында зур-зур дулкыннар куба. Әйтерсең алар бәлага юлыккан корбаларны кабып йотарга тели...

Сүз эчендә энҗе бар!


Дала давылы кебек – ирекле дала җиле кебек һөҗүм итү. Элек далада яшәгән күчмә халыкларның шәһәрләргә һөҗүм итүенә тиңләп әйтү.

Давыл кошы – кәкре томшыклы, тар һәм озын канатлы диңгез кошы (русчасы: буревестник)

Давыл чәчәге – сары чәчәк ата торган үлән (русчасы: лютик едкий).

Давылның киңлеге күпме?


Шкафның, бакчаның, елганың – һәрнәрсәнең киңлеге бар. Ә менә давылның киңлеге турында ишеткәнең юктыр әле, аның да киңлеге була. Ул 200 метрдан 6 километрга кадәр җитә ала.

 “Тайфун” кайсы тел сүзе?


Кытай теленнән кергән сүз. Кытайча “тай фын” дип әйтелә, “зур җил” дигәнне аңлата.

Нәрсә ул “гарасат мәйданы”?


Ул – кеше җаннарының, ахирәткә киткәч, Аллаһ хөкеменә җыйналу урыны, ягъни соңгы хөкем  була торган мәйдан.

Нәрсә ул Бофорт шкаласы?


Бофорт шкаласы – җил көчен үлчәү өчен кулланыла торган 12 баллы система. Аны инглиз галиме Фрэнсис Бофорт (1774-1857) тәкъдим итә:

0 балл – җилсез вакыт;


4 балла – талгын җил;


6 балл – көчле җил;


10 балл – давыл (шторм);


12 балл – гарасат.


Зилә САБИТОВА әзерләде.

“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев