Логотип Идель
Бу – тема!

ДАНИЛ ШАЙМУЛЛИН: «ЧИТ ТЕЛДӘГЕ ҖЫРНЫ ТАТАРЧАГА ТӘРҖЕМӘ ИТЕП ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН ИКЕ КӨН ГЕНӘ КИРӘК!»

Соңгы араларда Instagram челтәрендә чит ил, рус җырларын татарчага тәрҗемә иткән Данил Шаймуллин видеоларын күп кеше карап өлгергәндер. Хәзерге вакытта шушы Татарстан егете Вьетнамда яши. Ул шулай итеп, Азиядә яшәп тә татар телен онытмыйча, аны популярлаштыра.

– Данил, чит телдәге җырларны тәрҗемә итеп, башкару идеясе ничек һәм кайчан барлыкка килде?

– Чит ил яки рус телендәге җырларны татарчага тәрҗемә итеп, үзгәртеп ясау сәләтем инде күптәннән бар. Үзем “Сәләт” яшьләр оешмасында кайнаган вакытта мин, еш кына чит илдәге популяр җырларны алып, сүзләрен мәгънәсе ягыннан үзгәртеп, татарча яздыра идем. Күптән түгел дустым Илсөяр Хисмәтова, ул сәләтемне яңадан искә төшереп, татарча каверлар ясау идеясен тәкъдим итте.

– Моңа ничек һәм кайчан вакыт табасың?

– Хәзерге вакытта күп кеше эшләми, өйдә утыра. Мин дә алар кебек. Шуңа күрә буш вакытым күп.

– Бер җырны татарчага тәрҗемә итү, аны яздыру, видеога төшерү, гомумән, тулысынча әзерләү өчен күпме вакыт кирәк?

– Гомумән алганда, ике көн. Беренче көнне мин сүзләрен язам һәм кирәк булса, аранжировка ясыйм. Икенче көнне җырны яздырам һәм видео төшерәм. Шул ук көннең кичендә аны интернет челтәренә чыгарам.

– Хәзерге вакытта шул рәвешле тәрҗемә ителгән ничә җырың бар?

– Әлегә бишәү генә “Салют, Вера!”, “Комета”, “Shape of you”, “Yummy”, “”Despacito”. Мөгаен, 20 популяр җыр җыелса, Татарстанга концертлар белән кайтып булыр (елмая).

– Бу җырларның оригиналын башкаручы җырчылар берәр фикер әйткәне бармы?

– Әлегә юк. Тик барысы да алдадыр, дип уйлыйм мин.

– Синең аккаунтыңа язылучылар ни уйлый? Алар моңа нинди бәя бирә?

– Кызганыч, кеше башына кереп, аларның уй-фикерләрен белеп булмый. Лайк куйган булсалар, ошыйдыр, дип уйлыйм. Миңа язылучы кайбер кешеләр татар музыкасына яңа сулыш өргәнемне әйтә.

– Вьетнамга ничек һәм кайчан барып эләктең? Бу илдә сиңа ошыймы?

– Мин инде өченче елымны Азиядә яшим. Моңа кадәр Кытайда яшәдем. Вьетнамга узган елның февралендә килдем. Миңа монда ошый.

– Чит илдә яшәүнең кайсы уңай һәм тискәре яклары бар?

– Һәрбер илнең үзенең “+” һәм “-“лары бар. Уңай якларына килгәндә, Вьетнамда һава торышы бик рәхәт. Мисал өчен, узган җомгада һава температурасы 38 градус иде. Гадәттә, 25 градус җылылыктан түбән төшми. Ризыклар да Россиянекенә бик охшаш. Кешеләр кая булса да барганда, мотобайкка атлана. Ул монда, икенче пар аяк кебек, тәннең бер өлеше, дисәк тә була. Бер генә кимчелек бар: мин әлегә вьетнам телен белмим. Шуңа кайбер уй-фикерләремне кешеләргә аңлатып булмый. Ләкин мин сынатмыйм. Татар, инглиз телләрен ничек өйрәндем, вьетнам телен дә өйрәнермен әле.

– Инглиз теле укытучысы булып эшләү ошыймы? Син кемнәрне укытасың? Моның өчен махсус әзерлек кирәк булдымы?

– Бик ошый! Яхшы акча эшләү мөмкинлеге кемгә ошамас иде соң?! Миндә 3-9 яшьлек укучылар бар, шул ук вакытта олы абый-апалар, әби-бабайлар да бар. Аларның да инглиз телен өйрәнәселәре килә. Мин алар өчен аеруча шатмын. Әлбәттә, укытучы булу акчага гына бәйле түгел. Башкаларга белем бирү үзеңә дә яңа әйбергә өйрәнүнең иң яхшы ысулы ул. Мин укытам да, шул ук вакытта үзем укыйм. Мин җырлыйм да, биим дә, тестларны тикшерәм, ата-аналар җыелышында катнашам. Әле мин монда математика укытучысы булып киттем әле. Мактанасым килми, әлбәттә, тик минем яхшы булып чыга ул. Укучыларым канәгать, шунысы иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев