Логотип Идель
Бу – тема!

Дамир Фәттахов: «Яшьләр өчен булган әйберләрне яшьләрдән башка эшләмәскә!»

Авыл яшьләре, шәһәр яшьләре, девиант яшүсмерләр һәм башкалар. 2018 елның июнендә оешкан яңа министрлыкның «эше» шулар. Журналистлар белән очрашуда аның бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, алдагы планнары билгеләнде. Татарстанның яшьләр министры Дамир Фәттахов журналистлар алдында җавапны үзе тотты.

Миссия һәм принциплар


Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының төп миссиясе – яшьләрнең социаль, иҗади, профессиональ яктан үзләрен күрсәтү өчен мохит булдыру. Әгәр моннан 10 ел элек яшьләрне күпмедер дәрәҗәдә төркемнәргә бүлеп булса, бүгенге яшьләр төрле. Моның шулай икәнен министрлык вәкилләре дә аңлый. Шуңа да аның хезмәткәрләре яшьләр белән #бердулкында булырга һәм алар белән элемтә булдырырга тели. Тормышта үзеңне табу да мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татарстанның мөмкинлекләр территориясе булуын телиләр.

Министрлыкның төп принцибы – яшьләр өчен булган әйберләрне яшьләрдән башка эшләмәү. Ни кызганыч, бүген министрлыкның төрле яшьләр белән элемтәсе булдырылмаган. Шуңа да алар әлеге органның ачык, аңлаешлы булуын телиләр. Мисал өчен, “URAM” проекты да – төрле яшьләр тарафынанн булдырылган проект. Ул граффити ясаучы, брейк-данс биюче, скейтбордистларны берләштерә. Алар министр белән үзләреп очрашып, шундый проект булдырырга тәкъдим иткән.

Министрлык Татарстан яшьләрен өч төп категориягә бүлгән. Алар:

  • 14-17 яшьлекләр – мәктәп укучылары, “Мин кем белән?” соравына җавап эзләүчеләр

  • 18-21 яшьлекләр – студентлар, “Кем мин?” соравына җавап эзлиләр

  • 22-30 яшьлекләр – яшь профессионаллар, яшь гаиләләр “Мин кайда?” соравына җавап эзләүчеләр.


Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы – кешеләрнең яшь категориясе буенча булдырылган бердәнбер министрлык.

Инфраструктура


Бүген Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте өчен кайбер мәсьәләләр өстенлекле булып тора. Шуларның берсе – инфраструктура.

Без бу мәсьәлә белән көн саен очрашабыз. Чөнки федераль дәрәҗәдә яшьләр эшләре министрлыгы юк. Без аны формалаштырырга тиеш, ди министр.

Соңгы 10 елда беренче тапкыр Россия Президенты тарафыннан дәүләт яшьләр сәясәтенә багышланган Дәүләт Советы оештырылган. Аның составына Татарстан министры Дамир Фәттахов та кергән. Димәк, республикада яшьләрне борчыган сораулар дәүләт дәрәҗәсендә күтәреләчәк дигән сүз.

Яшьләр өчен төзелгән объектларның эшчәнлеге нәтиҗәле булырга тиеш. Биредә яшьләр бер-берсе белән очрашырга, кызыксындырган шөгыльләрен башкарырга тиеш. Шуңа да бу объектларының функционалы каралачак.

Татарстанда яшьләр объектларына капиталь ремонт уздыру юнәлешендә 3 программа эшләп килә. Ул яшүсмерләр клубы, яшьләр үзәкләре, җәйге лагерьларны үз эченә ала. Мисал өчен, республика районнарындагы 94 җәйге лагерь киләсе 3 ел эчендә суперзаманчага әйләнергә тиеш. Моның өчен 7 миллиард сум бүленеп бирелгән. Министр әйтүенчә, Россиянең бер генә төбәгендә дә җәйге ял системасы, Татарстан дәрәҗәсендәге кебек, оештырылмаган.

Хәзер исә бу объектлар, яшьләр теләген исәпкә алып, төзекләндереләчәк. Ягъни башта теге яки бу объектны ничек күрергә теләвен яшьләрдән сорыйлар, аннары гына ремонтның техник биреме төзелә, һәм эшкә башлана. Бу юнәлеш белән министрлык каршында эшләп килгән махсус институт шөгыльләнәчәк. Төзекләндерелгән лагерьлар, сменалардан бушаган вакытта, үзләре акча да эшли алачак. Ягъни анда Казанга килүче туристларга урнаштырырга тәкъдим итәләр.

Кадрлар


Яшьләр белән эшләүче белгечләргә тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы түләнелми, дип саный министр. Бу мәсьәлә белән министрлык Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка дө мөрәҗәгать иткән булган. Аның ярдәме белән быелның 1 июленнән яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләргә хезмәт хакы арттырылачак. Әгәр моңа кадәр аларның уртача хезмәт хакы 21 мең сум булса, 1 июльдән 31 800 сумга җитәчәк. Әгәр Татарстанда мондый мөмкинлек булса, моның белән һәр төбәк тә мактана алмый.

Әлбәттә, инфраструктура кирәк. Тик без бар әйберне дә алтыннан ясап та, әгәр кадрлар белән эшләмәсәк, бер нәрсә дә үзгәрмәячәк. Шуңа да Корпоратив университет булдырдык. Анда яшьләр белән эшләүче хезмәткәрнең компетенция паспорты булдырылачак, ди министр.


Яшьләр министрлыгының өстенлекле юнәлешләре



  1. Цифрлаштыру


Яшьләр эшләре министрлыгының күп эшләре цифрлы форматка күчәргә тиеш. Чөнки кайбер районнарда анализ яки сораштыру уздырганда, әле һаман да кулдан амбар кенәгәсенә язу дәвам итә икән. Ә Яшьләр министрлыгы һәрчак замана белән бер дулкында атларга тиеш.

  1. Яшьләр үзәкләре булдыру


Татарстанның һәр районында яшьләр үзәкләре булачак.

  1. Яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү


Без бу юнәлештә эшләп бетермибез. Гаиләләр еш таркала, һәм без бу сораудан читтә кала алмыйбыз. Без аларга терәк булырга тиеш, ди Дамир Фәттахов.

  1. Креатив индустрияләр булдыру

  2. Миллилекне актуаль итү


Грантларда катнаш!


Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы грантлар бирү системасын үзгәртергә тели. Аларда катнашу өчен махсус онлайн-платформа булдырылачак. Мисал өчен, “Росмолодежь” федераль агентлыгы гына 1,8 миллиард сум күләмендә грантлар оештыра. Тик, ни кызганыч, Татарстан районнары яшьләр сәясәте белгечләре анда катнашырга ашыкмый. Дамир Фәттахов әйтүенчә, хәтта автокала белгечләре дә катнашмый. “Анда барыбер эре оешмалар җиңә, дип саныйлар. “Ә сез үзегез катнашып караганыгыз бармы?” дип сорагач, юк икәнлеге ачыклана. Лотереяне җиңгәнче, аңа билет булса да сатып алырга кирәк бит. Татарстанда 9 муниципаль район гына грантларга гариза тапшырган. Шуңа да һәр район грантларда катнашырга тиеш булачак. Ел нәтиҗәләре буенча махсус рейтинг төзеләчәк. Без Президентка башка мөмкинлек булмаганда гына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Чөнки башта эчке ресурсларыбызга карарга мәҗбүрбез”, - ди министр.

Оешмалардан кала, физик затлар да беренче тапкыр грантлар отуда катнаша алачак. Мондый мөмкинлек әлегә кадәр бөтенләй булмаган. Моңарчы аерым кешегә грант отуда катнашыр өчен оешмада теркәлергә һәм анда бер ел эшләргә кирәк булган.

Авыл яшьләре нихәл?


Бу юнәлештә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә “Аграр яшьләр берләшмәсе” торымышка ашырыла. Быелдан башлап, авыл яшьләренә булышлык күрсәтү программасы системага салыначак. Чөнки бу яшьләрне дә үзеңне ң мөмкинлекләреңне тормышка ашыру, яшүсмер клубы, яшьләр үзәкләре, торак алу  мәсьәләсе борчый.

Тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эш


Сер түгел, бу иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Монда берничә юнәлештә эш алып барыла. Беренчесе – ведомствоара координация булдыру. Хәзер Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы республика буенча психология хезмәтләренең ведомствоара координациясен дә башкарачак.

– Дәүләт яшьләр сәясәте шариклар-фонариклар гына түгел ул. Яшүсмер клубларында психологик яклау, социаль ярдәм итү, белем бирү бездә булган күңелсез очракларны булдырмый калу ысулы. Мин үзем Азино мәктәбе укучылары сугышканнан соң шул яшьләр белән аралаштым, аларга сорау бирдем. Ни өчен мондый хәлләр була? Әгәр яшүсмер әти-әнисе белән уртак тел тапмаса, мәктәптәге укытучы, тренер, дуслары белән аралашмаса, үз соравларына җавапны интернетта таба. Без мәгариф өлкәсе һәм яшүсмер клубларының эш системасын үзгәртергә тиеш. Нәрсәдер булганы яки булачагы турында вакытында тоемларга тиешбез. Биредә төп рольләрне сыйныф җитәкчесе, социаль педагог, психолог уйный. Бу юнәлештә эш әле башланып кына килә. Кызганыч, бүген сыйныф җитәкчесенең статусы түбән. Әти-әниләр ягыннан да аңа бик күп басым ясала. Ул WhatsApp төркемнәрен ачып карасаң да мөгаллимгә ябырылулар җитәрлек, – ди министр.

Аның фикеренчә, яшьләргә юл күрсәтүдә остазлык системасының эшләве кирәк. Һәркем үз тормышында остазын очратырга тиеш. Мисал өчен, Казандагы яшүсмерләр клубында “Свои” проекты эшләп килә. Анда шәһәрнең төрле районнарында танылган яшь шәхесләр яшүсмерләргә ярдәм итә, аларның әти-әнисеннән сорый алмаган сорауларына җавап бирә.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев