«DÄRMAN» СТУДИЯСЕ: БИЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗМЕ?
Бәйрәм-туйларда татар бию көйләре агыла башлауга кемнәрдер борчылып куя. «Эх, рәхәтләнеп биер идем, бии белмим шул», – дип уфтана алар. Нәкъ менә шундый кешеләр өчен Казанда «DÄRMAN» бию студиясе ачыла. Аның төп максаты – республикабыз халкы һәм яшьләре арасында татар биюен һәм татар халык уеннарын яңарту һәм популярлаштыру. Әлеге студияне «Калеб» проекты кысаларында Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, педагог, хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова җитәкләячәк. Бию студиясенә 16 яшьтән өлкәнрәкләрне чакырып калалар. Дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 19:00 сәгатьтә башланачак. Алар Г.Кариев театрының кече залында узачак. Беренче дәрестә катнашу түләүсез. Әгәр синең татар биюенең нигезенә өйрәнәсең, ир-ат һәм хатын-кызлар биюенең лексикасы һәм төп хәрәкәтләре белән танышасың, профессиональ хореографлардан остаханәләр аласың килә икән, студиягә рәхим ит!
«DÄRMAN» бию студиясе сине көтә!
Дәресләргә +79375296497 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 апреля 2026 - 15:46
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН КОСМОНАВТИКА КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ДОНОРЛЫК АКЦИЯСЕ УЗАЧАК
-
2 апреля 2026 - 13:00
КАЗАНДА РЕЙД ВАКЫТЫНДА 8 ПИТБАЙК ШТРАФСТОЯНКАГА ОЗАТЫЛГАН
-
1 апреля 2026 - 11:58
«АК БАРС» ПЛЕЙ-ОФФНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНА ҮТТЕ
-
31 марта 2026 - 13:52
ТАТАРСТАНДА «ТДИ ҺӘМ БДИНЫ ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ ТАПШЫРАБЫЗ» АКЦИЯСЕ УЗДЫРЫЛА
Нет комментариев