Логотип Идель
Бу – тема!

ДӘРЕСТӘ ЙОКЛАП УТЫРМА!

Санаулы көннәрдән яңа уку елы башлана. Укытучыны тыңлаган кыяфәт чыгарып (һәрхәлдә тырышып!) дәресләрдә йоклап утырулар тотына инде...

Күзләрне тырнап ачасың, ә алар сатлыкҗаннарча тагын йомыла, син тагын ачасың, алар янә... Без тәкъдим итәсе киңәшләр сезгә “ә” дигәнче “уянырга” ярдәм итәр!

1. Тәнәфес ясап ал. Дәрестә утырганда (мөмкинлек булса инде) укытучыдан торып йөреп килүне сора. Чыгып су эчеп керү дә файдалы булыр. Дәрес хәзерләгәндә бу ысулны тагын да ешрак кулланырга мөмкин, берәүдән дә рөхсәт сорыйсы юк бит ;)

2. Алма аша. Йокыны ераккарак куып җибәрү өчен берәр нәрсә ашап куярга да мөмкин, мәсәлән:
алма;

?? шпинат;

?? катлаулы углеводлар (солы, карабодай боткалары);

?? әчкелтем шоколад;

?? имбирь.

Йокыны куып тарату өчен белгечләр шулай ук артыгын ашамаска һәм майлы ризыктан баш тартырга киңәш итә.

3. Йоклап ал. Көндез йоклап алу эшлисе килү теләген арттыра. Джорджтаунск университеты тикшеренүләре күрсәткәнчә, йоклаган вакытта баш миебезнең хәтер һәм логик фикер йөртү өчен җавап бирә торган сулъяк ярымшары ял итә. Шуңа күрә көндез ял итеп алганнан соң без активрак, шулай ук мәгълүматны да яхшырак кабул итәбез. Боларның барысы өчен дә нибары 15-20 минут черем итеп алу җитә. Ә менә кичкә таба йоклап алу төнге йокысызлыкка китерергә мөмкин.

4. Утны яндыр. Көн кичкә авышкан саен, йокы да ныграк килә башлый. Шуңа күрә йокыны ачар өчен пәрдәләрне ачарга, утны яндырырга кирәк. Яктырак булган сен яхшырак.

5. Тәрәзәне ач. Саф һава йокыны куып таратуның тагын бер яхшы чарасы. Гадәттә кислород җитмәү йокылы халәткә китерә. Шуңа күрә тәрәзәләрне ачып, бүлмәне җилләтеп алу яхшы. Тагын да яхшысы – урамда йөреп керү.

6. Салкын су белән юынып ал. Арганлыкны һәм йокылы халәтне салкынча су белән юу да бетерә. Салкын су – организм өчен стресс, ә стресс вакытында йокы килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев