Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨРЕС МАКСАТ КУЮ ҺӘМ ШУҢА ИРЕШҮ СЕРЛӘРЕ

Моңарчы һәр Яңа ел төнендә мин теләк теләп, киләсе елга максатлар куя идем. Гадәттә, минем теләк хыялларым «Бәхетле булырга телим», «Күп укырга телим», «Спорт белән күбрәк шөгыльләнергә телим» кебек яңгырый иде. Еллар узгач кына, ни өчен ул теләкләрнең чынга ашмавын аңлый башладым. Нидер эшләргә теләү ул максат түгел, ул кайдадыр күктә йөзә торган бер болыт. Аның үтәлеп бетәргә тиешле көне дә, билгеле бер нәтиҗәсе дә юк бит. Үз алдыңа максат куюны кибеткә бару белән чагыштырырга мөмкин. Кибеткә ипи алырга барганда, мәсәлән, без кайсы кибеткә барырга кирәклекне, якынча гына булса да ипинең кайсы киштәдә булуын, күпме торуын, кибеткә барып җитү өчен безгә күпме вакыт кирәклеген күз алдына китерәбез. Бер еллык максатлар белән дә нәкъ шулай.

Максат конкрет булырга тиеш.


Максат ул – без ирешергә теләгән нәтиҗә.


1нче максат: Киләсе елда үземне формага китерергә телим.

2нче максат: Киләсе ел дәвамында 1чакрым араны 4 минут ярым эчендә йөгереп узарг телим.

Килешәсездер: икенче максатка ирешә алу-алмавыңны ачыклау күпкә җиңелрәк. Ә беренче санлы максат ниндидер абстракт идея кебек кенә яңгырый. Үзалдыңа беренче максатны куйсаң, эшне нәрсәдән башларга белмичә авыр хәлдә калуың бар. Әгәр ирешергә теләгән нәтиҗәңне конкрет билгеләсәң, эшне башкару процессы күпкә җайлырак һәм тизрәк булачак. Бу буш сүзләр түгел, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

Конкрет максат куярга өйрәнү өчен, эшне кечкенәдән башла. Монда сиңа саннар ярдәм итәр. «Иртән 5 минут эчендә җыенырга өйрәнәсем килә», «Инстаграм аккаунтындагы язылучылар санын өч тапкырга арттырырга телим» һ.б. Максат куя башлаганчы, үзеңә өч сорау бир: «Мин нәрсә эшләргә телим?», «Ничек эшләргә телим?», «Кайчан яки кайсы вакыт аралыгында эшләргә телим?»

Эшне нидән башларга?


Соңгы пунктны билгеләгәннән соң, эш планын төзергә кирәк. Алгоритм төзегәндә актык пункттан беренче пунктка кил. Мәсәлән, 4 минут ярым эчендә 1 чакрым йөгерү ⇐ тизлекне арттырырга кирәк ⇐ чыдам булырга кирәк ⇐ тизлекккә түгел вакытка йөгерергә өйрәнергә кирәк ⇐ даими рәвештә йөгерергә кирәк ⇐ сулышны көйләргә кирәк ⇐ буыннарны җылытырга кирәк ⇐ иртән урамга чыгарга кирәк ⇐ иртән вакытында торырга кирәк ⇐ будильник куярга кирәк.

Әлбәттә, бөтен адымнарны да язып бетерү мөмкин түгел. Ләкин эшеңне шушы ысулдан башлап карасаң, һичшиксез, җиңелрәк булачак.

Ничек башларга?


Үз алдыңа иртәләрен йөгерү максатын куйдың, ди. Ләкин иртән будильник шалтырагач, юрган сиңа гадәттәгедән җылырак, ә мендәр йомшаграк булып тоелачак. Башыңда «Ярар инде, бүген түгел, иртәгәдән йөгерә башлармын» дигән уйлар барлыкка киләчәк. Куелган максаттан качмас өчен, беренче адым өчен кирәкле бөтен нәрсәне дә алдан әзерләп куй. Бу очракта, мәсәлән, кичтән үк спорт киемнәрен, кроссовкиларыңны әзерлә. Плей-листыңа дәртле көйләр җыеп куй һәм будильнигыңны кабызырга онытма.

Төп максатка ирешү өчен сиңа, мәсәлән, бер ел кирәк, ди. Син эшлисең, эшлисең, ай уза, 2, 3 ай, ярты ел. Ә куелган максатка һаман да якыная алмыйсың. Шуннан син туя башлыйсың һәм көннәрдән-бер көнне бөтен нәрсәне ташлап китеп барасың. Мондый хәлләр дә була. Шуңа күрә кечкенә максатлар куярга өйрән. Мәсәлән, 4 минут ярым эчендә 1 чакрым йөгерү максатын куйганда, 1 чакрымны 10 минутта йөгерергә дигән максат куй. Ул максатка ирешкәч, 1 чакрымны 9 минутта йөгерергә дигән максат куй. Шулай итеп, вакыт аралыгы 4 минут ярымга кадәр кыскарачак. Төп максатыңа ирешәсең, даими рәвештә үзеңнән һәм башкарылган эшеңнән канәгатьлек хисе кичерәсең һәм кәефең дә һәрчак күтәренке булачак.

Дедлайн!


Әгәр кешеләрдән билгеле бер эшне «Хәзер эшлисезме, әллә соңракмы?», дип сорасаң, бөтен кеше дә «Соңрак», дип җавап бирәчәк. Иманым камил. Ләкин нәтиҗәне без соңрак түгел, ә хәзер күрергә телибез. Шуңа күрә дедлайн (нинди дә булса эшне эшләү өчен куелган вакыт, соңгы срок) дигән төшенчә белән таныш. Эшне соңрак эшләү мөмкинеге турында оныт һәм хәзер үк эшләп куй. Ләкин фанатиклык белән шөгыльләнмә. Чөнки һәр дедлайн уйланылган булырга тиеш.

Үзеңә бүләк яса.


Теләсә нинди кечкенә генә бүләк тә төп максатка ирешү юлында мотивация булачак. Шуңа күрә үзеңә бүләк ясаудан курыкма.

Катя Сысоева
Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев