Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨНЬЯ БУЙЛАП БУШЛАЙ СӘЯХӘТ ИТҮНЕҢ 10 ЫСУЛЫ

Сәяхәт итәргә һәркем кызыга, тик һәркемнең дә кесә ягы ил гизеп йөрерлек булмаска мөмкин. Ышанасызмы, юкмы, тик дөньяны бушлай күрү мөмкинлекләре бар икән бит! Хәзер, барысын да сөйлибез! ;-)

1. Каучсерфинг (Couchsurfing)


Интернеттагы махсус ресурс ярдәмендә төрле илләрдә бушлай тору урыны табарга мөмкин. Үзләренең йортларына яшәргә кеше кертүчеләр аралашучан, кунак яратучан була, шуңа күрә алар чит ил туристларын яшәү урыны белән тәэмин итә, әле шәһәр белән таныштырырга да мөмкиннәр. Моның өчен барасы шәһәреңне сайлап алырга һәм алар белән элемтәгә керергә кирәк.

2. Ярдәм биржасы (Help Exchange) 


Чит илгә чыгарга теләсәң, әмма акча булмаса, “Ярдәм биржасы” аша бушлай торак җире һәм ашауга ия булырга мөмкин. Моның өчен эшләргә кирәк булачак. Җаныңа хуш килгән һөнәрне сайлап аласың да, алга!

3. Команда тап (Find a Crew, Vagabond Sailing) 


Монысы инде диңгез буйлап сәяхәт итәргү яртучылар өчен махсус ресурс. Шулай ук эшләп алырга туры киләчәк.

4. Ташбака командасы (Turtle Teams) 


Экзотик утрауларда яшәү туристлар өчен бушлай була ала. Табигать сакчыларына ияреп, алар белән бергәләп яхшылык эшләсәң, сәяхәтләр синең өчен түләүсез булачак. Мондый оешмаларда эш һәрчак җитәрлек була.

5. Ял көннәрендә җәяүле сәяхәтләр (Trip Leader for HF Holidays) 


Озаклап сәяхәт итеп йөрергә вакыт булмаса, әлеге ресусрка күз салыгыз. Шуны истә тотарга кирәк: җәяү сәяхәт итү - бик мавыктыргыч, әмма авыр нәрсә.

6. Берләшкән милләтләр оешмасы волентеры (United Nations Volunteers) 


БМО волентеры буларак, дөнья буйлап бушлай сәяхәт итәргә дә, кешелеккә ярдәм итәргә дә мөмкин.

7. Табигать сакчылары (Conservation Volunteers) 


Бу оешма шулай ук бушлай сәяхәт итү һәс планетабызны саклау мөмкинлеге бирә.

8. “7 проекты” (SE7EN) 


Әлеге ресурста   бөтен дөньядагы волентерлык эшләре урнаштырыла. Ә бу сезнең барасы килгән теләсә кайсы илдә эш таба алачаксыз, дигән сүз.

9. Органик фермаларда  зур мөмкинлекләр ачыла (WWOOF) 


Органик продукция яратучылар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен менә дигән проект. Әмма бушлай торак җире һәм ризык алу өчен сезгә 6 сәгать тырышып эшләргә туры киләчәк.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев