Логотип Идель
Бу – тема!

#ӘдәбиМарафон: "ЕЛЫЙ-ЕЛЫЙ УКЫДЫК" /ФОТО/

Бүген УНИКС концертлар залында VII Дөньякүләм #әдәбимарафон бәйгесенең финалистларын бүләкләделәр. 1-21 нче апрель көннәрендә узган әлеге чара Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган иде. Катнашучыларның саны бу юлы 1100 дән артып киткән! Бүгенге бәйрәмгә исә барлык таләпләрне үтәгән китап укучылар гына чакырулы.

#әдәбимарафон - һәр кешедә файдалы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыруны максат иткән, 21 көн дәвам итә торган проект. Ә нәкъ менә 21 көн баруның сәбәбе бик гади: психологиядә гадәт 21 көн дәвамында формалаша, дигән фикер бар.

Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча әсәрләр укырга һәм алардан иң мәгънәле, кызыклы дип тапкан өзекне вКонтакте яки Инстаграм социаль челтәрләрендә үз аккаунтыңа #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк булган.

Катнашучылар өчен махсус чат оештырылып, үзара аралашу, фикер алышу мәйданчыгы да булдырылган. Бәйгедә катнашуның тагын бер мөһим шарты бар: аралашканда татар телен бозып язу рөхсәт ителми.



Бәйгедә иң күп кеше катнашкан районнар дип Чирмешән, Саба, Биектау, Апасны атарга мөмкин. Ә менә Яңа Чишмә, Чүпрәле, Чистай, Нурлат, Менделеев, Кама Тамагы, Алабуга, Аксубайдан катнашучылар күпкә аз. Казан шәһәре дә сынатмый: башкалабыздан 103 әдәби марафончы бар. #әдәбимарафон җилләре бу юлы Татарстан белән генә чикләнмичә, Яңа Уренгой, Сургут, Пермь, Омск шәһәрләренә, Мари Иле, Башкортсан республикаларына һәм хәтта Австралиягә үк барып җиткән.



Иң ерак материкның Аделаида шәһәреннән килгән Финзия Газизова марафонда катнашуы турында:

- Австралиягә үзем белән алып киткән китаплар бик аз иде. Шуңа күрә күбесенчә электрон вариантны укырга туры килде. Иң беренче итеп елый-елый Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясен укыдым. Моңарчы укыган булсам да, бу юлы ул күңелемдә аеруча уелып калды. Бер көн проза, бер көн шигырь укырга тырыштым: иртән торып, иремне эшкә озатам, баламны ашатам да, укыйм, төштән соң диңгезгә барганда тагын укыйм. Азарт барлыкка килде! Көненә бер генә түгел, икешәр әсәрдән өзек урнаштырып бардым, - ди.



Проектның җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин:

- Көн дә кулга китап алып, әсәр уку гадәтен формалаштыру җиңел түгел, билгеле, әмма китап дигән серле дөняга бер кереп китсәң, аннан аерылуы авыр, - диде.

Лениногорск районыннан килгән Сания Вахитова китапханәче булып эшли икән. Әсәрләрне 21 көн дәвамында йокларга ятар алдыннан укыган:

- Фәнис Яруллин, Галимҗан Ибраһимовларны бик яратып укыдым. Кичтән укыйм да, ошаган җирен билгеләп барам. Икенче көнне, иртән дүртә торып, дөбердәтеп Интернетка кертеп тә куя идем, - ди ул, шулай итмәсәң өлгереп булмый.

Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшырудан тыш танылган татар язучылары һәм шагыйрьләр белән очрашу узды. Алар арасында Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева да бар иде.



P.S: Дустым, әллә синең дә шундый күңелле һәм файдалы марафонда катнашасы килү теләге тудымы? Алайса киләсе яңалыкны әйтергә ашыгабыз: чираттагы #әдәбимарафон быел тагын 15 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрь көннәрендә башланачак һәм 21 көн дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны #әдәбимарфон хэштегы буенча табарга мөмкин.

































Зилә САБИТОВА


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев