Логотип Идель
Бу – тема!

«COMBOnation Х2»: КАЗАНДА ДӨНЬЯВИ РЕКОРД КУЯРГА НИЯТЛИЛӘР

Казан 3 көнгә брейк-данс башкаласына әвереләчәк. Кәттә чара көтелә! Тулырак безнең язмада.

28-30 август көннәрендә Казанда «COMBOnation Х2» дип исемләнгән брейк-данс һәм граффити буенча халыкара турнир финалы узачак.

COMBOnation – Татарстан яшьләре өчен көтелгән чара. Ул брейк-дансны һәм урам сәнгатен берләштергә турнир булып тора. Быел әлеге зур чара инде 12нче тапкыр узачак.

Брейкинг буенча турнирлардан тыш, катнашучыларны һәм тамашачыларны граффити-баттллар, бию буенча остаханәләр һәм профессиональ артистлар белән аралашулар көтә. Чараның иң көтелгән мизгеле - «COMBOnight» элктрон музыка фестивале.

- Бөтен Россиядән 800дән артык биюче килүе көтелә. Башка ил кешеләре өчен махсус онлайн-баттл да оештырылачак, - ди фестиваль кураторы Александр Даренков.

Рекорд куярга ниятлиләр

Әле рекордның да ниндиен! Фестиваль көннәрендә берьюлы 100 кеше башында әйләнәчәк. «Headspin» дип исемләнгән әлеге трюк брейкингның танылган элементы булып тора. Узган ел исә «Казан» гаилә үзәге түбәсендә 65 биюче бер кулда сикереп торган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев