Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫРШЫЛАР «ЯНА» БАШЛАДЫ! (Арча)

Кышкы тылсымчылар, кыш патшалары Дед Мороз – Бөек Устюгта, Санта-Клаус һәм Йоулупукки – Лапландиядә, Пер-Ноэль – Франциядә яши. Ә менә татарларның Кыш Бабае Казан артын үз итеп өлгергән.

Арчадагы Яңа Кырлай авылы бөтен дөньяга танылып өлгерде инде. Габдулла Тукай музее һәм искиткеч табигате аркасында гына түгел, ә 2008 елдан бирле монда урнашкан Кыш Бабай резиденциясе белән дә.

Кыш Бабай, яшенә дә карамастан, шактый актив абзый. Дед Мороз һәм әкияти каһарманнар янына кунакка йөри, Казанда да “йортлы” булырга өлгергән. Бүген исә Кыш Бабай Арчада чыршы утлары кабызу тантанасында катнашты.

Декабрь башында Арча социаль челтәрләрендә елдагыча үзенә күрә флешмоб башлана. Ул “Чыршы кайчан ачыла? соравын бирү” дип атала. Шаярам, әлбәттә, әмма әлеге факт арчалыларның бу вакыйганы никадәр зарыгып көтүләре турында сөйли, миңа калса. Әйтергә кирәк, чыршы бәйрәме шактый стандарт: сәхнәдә җыр-бию, шаяртулар, төрле персонажлар катнашкан әкияти чара. Шулай да халык канәгать – Яңа ел, чыршы утларын кабызу тантанасының уңышлы узуы бит күбесенчә кәеф һәм күтәренке рухтан тора. Ә моның белән биредә тәртип. Иң күңеллесе дә – мәйданда һәм аннан читтә. Халык тау шуа, бии, селфи ясый һәм фотога төшә, бер-берсе белән аралаша – рәхәтләнеп күңел ача, кыскасы. “Ялкын” сине дә хәрәкәткә кушылырга чакыра, рәхим ит!

 

Башкалабызда да чыршылар бер-бер артлы ачыла башлады, дустым, бәйрәмнән калма, күңел ач рәхәтләнеп! Әйтик, 24 декабрьдә сине Иске татар бистәсендә, Мәрҗани урамы буйлап Кабан яр буенда, ә 25 декабрьдә Горький исемендәге һәм “Крылья Советов” паркында көтеп калалар. Казанның төп чыршысы “Казан” гаилә үзәге янында 27 декабрьдә ачылачак.

Казандагы Чыршы мәйданчыклары хакында тулырак мәгълүмат монда.

Искәндәр Хәбибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев