Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫК ничек барлыкка килә?

Иртән иртүк торып урамга чыксаң, аяклар юешләнә. Яңгыр да яумады кебек инде. Ә ник юеш соң? Җавапны син болай да беләсең: ЧЫК ТӨШКӘН!

Нәрсә соң ул чык? Ничек барлыкка килә ул?

Чык – туфрак, үлән, яфрак һәм башка әйберләр өстендә барлыкка килә торган су тамчылары.

Чык ничек барлыкка килә?

Төнлә бераз салкынча була, җир суына. Һавадагы су парлары, салкын ташларга, үләннәргә тиеп, тамчыга әйләнә. Әнә шул су тамчылары чык дип йөртелә.

Файдасы

Чык сүз күп халыкларда, шул исәптән, татар халкында да чисталык төшенчәсе белән янәшә килә. Чык тамчыларын бөҗәкләр дә, кәлтәләр дә, кошлар да эчә, алар аның белән юына.

Элекке заманнарда җәй айларында әби-балаларыбыз таң аткач, йокыдан торып, ялантәпи чык ярып йөргәннәр. Шулай итеп табигатьтән көч алганнар.

Чык кайчан төшә?

Күп кешеләр чыкны иртән төшә дип уйлый. Чыелыкта ул төнлә төшә. Ә без аны кояш чыккач кына күрәбез. Шуңа күрә иртәнге чык дип атыйбыз да.



Зилә САБИТОВА әзерләде


“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.



ТАГЫН УКЫРГА:


САЛАВАТ КҮПЕРЕ: НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛӘ?


ЯЗГЫ ТАШУ


РӘШӘ ҺӘМ ЧЕЛЛӘ


ДАВЫЛ. НӘРСӘ УЛ?


“ЖИЛ ГЕНӘ” ДИМӘ!


Нәрсә ул КЫРАУ?


КОТЫП БАЛКЫШЫ – УЛ…



ҖИР ТЕТРӘҮ ничек барлыкка килә?


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев