Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫГАРЫП АТАРГА КИРӘКЛЕ 7 ПРЕДМЕТ

Сәламәт булу өчен атнасына 3 тапкыр спортзалга йөрү генә җитми. Безне агулый торган вак-төяк предметлардан да арыну кирәк. Сүз бүген без көн дә куллана торган гап-гади предметлар турында булыр.

Безнең шкаф һәм суыткычларыбызда майонездан тыш та зыянлы нәрсәләр бик күп. Ә без бу турыда уйламыйбыз да... Әле хәтта алар безгә ярдәм итә, дип ышанабыз... Чынлыкта исә аларны күптән тотып атарга кирәк. Чүп чиләкләрегезне әзерләгез: генераль уборка ясыйбыз хәзер!

1. Ризык сала торган пластик контейнерлар.

Беренче эш итеп пластик контейнерлар саклана торган киштәне чистартабыз. Башта төпләренәдә язылган язуга игътибар итәбез. Әгәр савытта «7», «PC», «ПК», A (BPA), S (BPS) кебек тамгалар булса, аны бернинди кызганусыз тотып атабыз. Мондый савыт-сабада токсиннар була. Дөрес, токсинлы контейнерлар хәзер сирәк очрый, тик алар бар. Сәламәт булырга теләгән кешенең өендә алар булырга тиеш түгел.

2. Һава сафландыргычлар (освежители воздуха).

Аларга безнең өйдә урын юк. Ни өченме? Аларның составында химия ташып, тулып ята. Әйе, без һава сафландыргычларны еш кулланмыйбыз, ул агулаган һаваны да гел суламыйбыз. Аз күләмдәге булса да, ул  - химия. Һәм ул организмыбызда тупланып бара. Бу безгә кирәкме? Ә инде начар исне бетерергә теләсәк, без лавандалы ароматизатор да сиптерә алабыз. Гомумән, натураль һава сафландыргычларны ясау рецептлары Интернет киңлекләрендә бик күп.

3. Антибактериаль сабын.

Антибактериаль сабын – ул тагын бер акча эшләү ысулы гына.  Әлеге сабын антисептик түгел, шуңа күрә гадәти сабын белән аның аермасы юк. Ә менә зыяны җитәрлек. Мәсәлән, мондый сабында триклозан дигән матдә бар, ул - бактерияләр үрчү өчен менә дигән шарт дигән сүз. Шулай ук ул хайваннарның гормоннарына начар йогынты ясый икән. Әйе, кешеләргә ул начар тәэсир итәме-юкмы   - анысы әлегә ачыкланмаган, тик үз өстеңдә тәҗрибәләр уздыру кирәк микән?

4. Теш щеткасы.

Аларны ике айга бер тапкыр алыштырып торырга кирәклеге турында әйтеп торырга да кирәкмидер.  Ә сезнең щеткага ничә яшь? Өр яңа кебек күренсә дә, ул бик тиз яраксызга әйләнә. Иң күп дигәндә аны 3 ай кулланырга мөмкин. Аннан соң теш чистартудан булган эффект бермә-бер кими.

5. Керфекләр өчен тушь.

Менә косметикалар саклана торган киштәгә дә чират җитте. Тушь савыты эчендәге дымлы мохит – бактерияләргә үрчү өчен менә дигән урын. Керфек буйый торган тушьның кулланылышта булырга тиешле вакыты нәкъ теш щеткасыныкы кебек – 2-3 ай. Аннан инде аны кызганмыйча тотып атарга да була. Чөнки мондый тушьның щеткасына без аны тартып чыгарган саен төрле бактрияләр ябыша. Аннан без аның белән керфекләребезне буйыйбыз. Ә керфекләр матурлык өчен генә бирелмәгән, алар әле безне тузаннан һәм микроблардан да саклый. Иске тушь аның бу сыйфатын тулысынча юк итәргә мөмкин.

6. Кояш нурларыннан саклый торган крем.

Узган елдан калган кояш нурларыннан саклый торган крем һаман да ятамы? Ул пешүләрдән дә, ультрафиалеттан да саклый алмаячак. Хәтта бөтен тюбигы белән үзегезгә агызсагыз да. Ник дигәндә, вакыт узу белән нурланыштан, пешүдән саклый торган матдәләрнең файдалы үзенчәлекләре бетә.

7. Савыт-саба юа торган губка.

Губкаларның хәлләре бер дә яхшы түгел. Дымлы, юеш, бөтен җирдә микроб... Хәтта сальмонеллалар да бар. Ә без шуның белән савыт-саба юабыз... Шуңа күрә губканы ешрак алыштырган саен яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев