Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ КОТЛАУЛАР (2нче өлеш)

Ниһаять, имтиханнар, БДИлар тәмам. Чыгарылыш кичәләре якынлаша. Шул уңайдан, без  интернет челтәрендәге иң популяр шигырь һәм татарча котлаулар җыйдык. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез. Котлауларның беренче өлешен биредә таба аласыз.

***

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда бүген
Сынау тотам соңгы дәрестә.
Алда сезне күпме юллар көтә
Бәхетләргә диләр, юл урау
Шул турыда искә төшергәндәй
Яңгырады  соңгы кыңгырау
Бөтенесен искә төшерер ул -
Кыңгырауның моңлы тавышы.
Шушы мәктәп, шушы класс сезгә
Күпме якын дуслар табышты.

Малайлар да бүген әллә ничек,
Сүз әйтсәң дә кызарып ояла.
Сагынырлар, хат юлларлар әле,
Чәч толымын тарткан кызларга.
Кызлары да әллә нишләгәннәр
Менә-менә тора еларга.
Укытучы гына елмая гел,
Гәҗәпләнеп үткән елларга
«Болары да олы юлга чыга,
Җан җылысы күчкән аларга»
Һәр кыңгырау саен яшәрә күк,
Тик нигәдер чәче агара…

***

Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә чәчәк бәйләме.
Тәүге звонок шылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп дөньясына рәхим ит, дип,
Укытучым сузды кулларын.
Тәүге укытучым каршы алды,
Үзе җитди, үзе ягымлы.
Белем дөньясына юллар салды,
Яраттырды туган ягымны.
Укытучым, тәүге укытучым.
Өйрәтте ул тәүге хәрефне.
Һич онытмам, ак дәфтәргә сузып,
Әни, - диеп язган дәресне.
Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,
Ә сүзләрдән - яна җөмләләр.
Бәлки әле гади бер укучың
Шигъри биекләргә үрмәләр.
Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!
Үрнәк булдың безгә гомергә.
Биргән белемнәрең, киңәшләрең
Мин саклармын мәңге, гомергә.

Гөлфия Гыйззәтова

***

Сезнең язмыш шундый. Борчуларсыз,
Үтмидер ул сезнең көнегез.
Сез бит безгә белем генә түгел,
Йөрәк җылыгызны бирдегез.
Безнең шаянлыклар чәчегезгә
Өстәгәндер көмеш бөртекләр.
Сезнең язмыш шундый. Ярдәм итү
Канат үстергәндә бөркетләр.
Көмеш кыңгырауның соңгы җыры,
Озак чыңлар, чыңлар колакта.
Укытучым биргән ныклы белем,
Офыкларга тарта, еракка.
Без очарбыз шул офыкка карап,
Сезнең караш барыр озатып.
Олы рәхмәт, Укытучым!, - диеп.
Баш иярбез сезгә бер кайтып.
Безне алда зур сынаулар көтә,
Мәктәп данын hәрчак якларбыз.
Сездән алган тормыш юлламасын
Мәңге тап төшерми сакларбыз!

Фирдания Нугаева

Чыганак: syuyumbike.ru

***

Очар кошлар күккә күтәрелә
Тиңлим сезне очар кошларга.
Мин фатиха бирәм сезгә бүген
Өмет белән карыйм юлларга.

Тормыш булгач булыр кайгысы да,
Җилләре дә каршы исәрләр.
Ходай сезгә ныклык һәм сабырлык
Бирсен иде гомер кичәргә.

Акыл камил, ә рух көчле булсын,
Хәләл көч белән сез яшәгез.
Гомер бит ул тик бер генә килә
Җирдә яшеннәрдәй яшьнәгез.

Канатларың гына сынмасын да,
Өметләрне безнең кисмәгез.
Төн пәрдәсен күзгә элгәндә дә
Һәрвакытта безнең истә сез.

Сез кайтыгыз назлы җилләр булып,
Бер сөенеч булып кайтыгыз.
Баш очында Кояш, Йолдыз булсын,
Булсын һәрчак тулган аегыз.

Җирне ямьләр өчен кирәк бит сез,
Озын булсын барыр юлыгыз.
Утка салыр дөнья, суларга да,
Тик бәхетле генә булыгыз!
Тик бәхетле генә булыгыз!

***

Кабатланмас мәктәп елларыгыз –
Алар инде артта калалар.
Очар кошлар кебек оягыздан
Сез дә китәсез бит, балалар.

Мәктәп сукмаклары артта кала,
Көтә яңа юллар, калалар.
Алда сезне олы сәфәр көтә,
Юлыгыз уң булсын, балалар.

Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җиңел үтә сабыр, чыдамнар.

Төрле чаклар булыр, бирешмәгез
Язмыш җилләренә, балалар.

Тормыш – сынау, гомер иткән чакта
Сыната күрмәгез, балалар.

Сез төзисе тормыш матур булсын,
Бәхетле булыгыз, балалар!

Саклый күрсен изге фәрештәләр
Хәвеф-хәтәр, бәла-казадан,
Начар иптәш, яман гадәтләрдән
Саклана күрегез, балалар.

Бәхетегез дә, язмыш юлыгыз да
Үзегездән тора, балалар.
Зур өметләр баглап озатабыз,
Аклагыз сез аны, балалар!

***

Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында,
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да ,
Туры юлдан чыкма,туры бар!
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.

***

Бу изге йорт, туган нигез кебек,
Очраштырыр безне тагын да.
Әйләнәдә — гөлләр.
Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә.

Чыганак: котлаулар.рф

***

Чыгарылыш сыйныф укучысын котлау

Бүген сезнең тормышта – күңелле дә, моңсу да көн. Һәм ул башка бер тапкыр да тәмамланмаячак. Канат яргач, кошлар да оясыннан очып китә. Бүген сез дә шул кошлар хәлендә. 11 ел укып, шактый белем-тәҗрибә тупласагыз да, әти-әниләрегез һәм укытучылар сезнең өчен ут йота. Канатлары  ныкмы икән, ялгыз очканда канатлары талмас микән дип борчыла. Шул ук вакытта бу сезнең иң гүзәл чорыгыз да. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, төсле хыяллар.

Инде алдагы тормышыгызда юлдаш булырлык һөнәр сайлагансыздыр. Үзегез теләгән белгечлеккә укырга язсын сезгә! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз.

Тормыш юлы бик катлаулы һәм тайгак. Шул юлны абынмыйча, сөртенмичә узу бары үзегездән тора. Сез инде хәзер зурлар. Һәр адымыгызны үлчәп атлап, максатларыгызга юл ярыгыз, теләкләрегезгә ирешегез!

Ак юл сиңа, чыгарылыш сыйныф укучысы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев