Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ - ЗАВОД ЦЕХЫНДА!

Кем генә үзенең чыгарылыш кичәсен гадәти булмаган җирдә үткәрергә планлаштырмый икән? Ә Казанның 54 мәктәбе һәм 8 гимназиясе укучыларының монда хыяллары тормышка ашты! Алар үз бәйрәмнәрен Казан вертолет заводында уздырды.

«Хыял! Канатлар! Күк!» дигән бәйрәмдә шушы мәктәпләрдәге «вертолет» сыйныфларының 52 укучысы аттестат алды. Казанның 8 гимназиясен вертолет заводы 2009 елда ук шефлыкка алган. Ә 54 мәктәпнең «вертолет» сыйныфын әле беренче генә тапкыр чыгарулары икән.

54 мәктәп укучысы Айдар Бикмуллин «вертолет» сыйныфын сайлавына бер дә үкенми. Бу сыйныфка баручыларны сайлап алганнар. «Бездә физика профильле фән булып саналды. Казан вертолет заводында еш кына экскурсияләргә йөри идек. Без, «вертолет» сыйныфын тәмамлаганнар, барыбыз да физика буенча БДИ тапшырдык. Максатчан рәвештә укырга керүчеләр КАИда бушлай уку мөмкинлеген ала », – ди ул.

Айдар үзе КИТТУ-КАИны сайларга тели. Аның фикеренчә, бу вуз – Казан дәүләт энергетика университетыннан кала, иң дәрәҗәлеләрдән санала. Ул киләчәктә эретеп ябыштыру тармагында инженер булырга тели.



Ә Арина Перевезенцева – 8 гимназиясенең чыгарылыш сыйныфы укучысы. Кызларга авиация белән бәйле һөнәрне ят, дип санамый ул. Казан вертолет заводында эшләүче гүзәл затлар белән яхшы таныш. Егетме син, кызмы ансы мөһим түгел, иң мөһиме – синең теләгең һәм кызыксынуың, дип уйлый укучы.

– Һәр кешенең дә чыгарылыш кичәсе болай зурлап итеп уздырылмый. Әлбәттә, без укыган «вертолет» сыйныфының үзенчәлекле яклары шактый. Мисал өчен, 9-11 сыйныф дәвамында математика, физика фәннәренә күбрәк вакыт бирелде. Вуз укытучылары белән инженер графикасы юнәлеше буенча шөгыльләндек. БДИ тапшырганда да, бу дәресләрнең ярдәмен сиздек, – ди Арина.

Белем бирү өлкәсендә генә түгел, сыйныфтан тыш чаралары да кызыклы узган аларның. Вертолет заводчы эшчеләре белән бергә «Технопрорыв» дигән чарада вертолетлар белән проект ясаганнар. Арина да КАИга керергә җыена. Киләчәктә машина төзелешенең контструктор-технологик ягын тәэмин итәчәк.





Әлбәттә, укытучыларына да укучылар белән саубуллашырга бик авыр. Бу укучыларның барысы да техник юнәлештәге вузларны сайлый икән. «Беренче курска килгәч тә, безнең укучылар үзләрен ышанычлы итеп тота. Чөнки мәктәптә укыганда ук, алар бу юнәлештәге әзерлекне инде уза», – ди 8 гимназиянең 11 В сыйныф җитәкчес Лидия Леонтьева.

Өлгергәнлек документын алу белән беррәттән аларга ноутбук алырга сертификат та тапшырдылар. Бу – Казан вертолет заводы бүләге. Тик әлеге ноутбукны КАИга укырга кергән кеше генә ала алачак икән.

Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары:

– Бүгенге чыгарылыш кичәсе, гадәттәгечә, актлар залында түгел, ә вертолет заводы мәйданчыгында уза. Безнең өчен мәктәп–вуз–предприятие бәйләнеше бердәм рәвештә эшләргә тиеш. Мондый практикалар күбрәк булсын иде. Бу проектның уңышлылыгын дәлилләргә кирәкми. Без укучыларны мәктәп эскәмиясеннән үк карьерага әзерлибез. Мондый шартлар һәркем өчен дә булдырылмаган. Вертолет заводы җитәкчелеге моның кирәклелеген аңлый. Тагын кем әле вертолет заводына килеп, белем ала ала?



Вадим Лигай, Казан вертолет заводы генераль директоры:

– КАИга укырга кереп, аны тәмамлаячак яшьләрнең безнең заводка эшкә килүләрен телибез. Бу проектыбызны без 2009 елдан бирле тормышка ашырабыз. 8 гминазиянең «вертолет» сыйныфын тәмамлаган 3 кеше вертолет заводында эшли инде. Шушы сыйныфлар ярдәмендә без яхшы вузларга укырга кереп, сыйфатлы белем алуларын телибез. Без завод каршында эшли торган «Вертолет төзү» белгечлеген дә ачтык.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев