Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ МОДАДАН ЧЫККАН

Үзган атна чыгарылыш кичәләренә бай булды. Кайнар йөрәкле, актив, күзләре янып торган, менә-менә олы тормыш юлына чыгасы яшьләребез мәктәп белән саубуллашты. Чыгарылыш кичәсе һичшиксез кешенең тормышында аерым бер урын алып тора. Әмма төрле яшьтәге кешеләр арасында: “Чыгарылыш кичәсе, таң каршылау инде үткән гасыр”, − дигән сүзләр дә ишетелә. Моны тикшереп карар өчен без төрле буын кешеләре арасында сораштыру үткәрдек.

Нурия Зәләлиева (чыгарылыш елы - 2017):

“Безнең чыгарылыш кичәбез Ривьера күңел ачу үзәгендә, “Тиффани” залында узды. Сер түгел, егетләргә карый, кызларга чыгарылыш кичәсенә әзерләнү өчен ике тапкырга күбрәк акча кирәк. Укытучыларга бүләкләр, банкеттан башка әле күлмәк, аяк киеме, маникюр, макияж, әле соңгы кыңгырау өчен СССР заманындагы форма өчен дә кесәне бушатырга туры килә. Тулаем минем 30 меңгә якын акча китте.

Чыгарылыш кичәсе ресторанда уздырылуга бөтен кеше дә традициягә кебек карый, шуңа күрә, сыйныфта бу чараны баналь дип санаучы кешеләр булмады.

Сыйныф белән таң каршылау дигәне бик романтик яңгырый. Тик минем ул булмады, кызганычка каршы, таңны каршыларга һәрберсе үз иптәшләре, танышлары белән китте. Бергә таң каршылап, мәктәп еллары белән саубуллашу дигән әйбер булмады бездә. Бу бик моңсу, башка укучыларның алай булмасын иде. Мәктәп чорының соңгы, нокта куя торган көнен сыйныф белән генә уздырырга кирәк. Бу традицияне сакларга кирәк, минемчә.”

Гөлназ Сәфәрова (чыгарылыш елы - 2005):

“Чыгарылыш кичәсе бик күңелле булып истә калды. Башта мәктәптә бал үткәрделәр, аттестатлар тапшырдылар. Шул чыгарылыш кичәсенә дип әни белән бик озак кына итеп күлмәкләр эзләп йөргәнебез исемдә. Әни дә, мин дә чыгарылыш кичәсендә иң матурлары булырга теләдек. Ул күлмәк дизайнердан алынган беренче кыйммәтле, кичке күлмәгем булды, әле дә "исән" ул, мин шул күлмәк белән "Уникс"та беренче тапкыр зур концерт та алып бардым әле. Чыгарылыш кичәләре − имтиханнар тәмамланганнан соң, бер иркенләп сулыш алу, күңелгә кереп кала торган бәйрәм, мондый кичәләр, әлбәттә, кирәк. Таң каршылау традициясе турында да шулай дип уйлыйм, төне буе учак янында утырып, мәктәп елларын озаттык. "Волга"лагерендә тан “аттырган” идек.”

Айгөл Хафизова, укытучы (чыгарылыш елы - 2009):

“Чыгарылыш кичәсен мин бик яхшы хәтерлим. Хәзер дә, шул кичне уйнаган җырларны ишетсәм, йөрәгем сулкылдап куя. Кызлар белән берничә ай алдан кем нинди күлмәк киячәк, чәчләрен нишләтәчәкләрен сөйләшә башлаган идек. Мин үземне принцесса итеп хис иттем. Ә сыйныфташлар белән таң каршылау бу кабатланмас вакыйганың матур йомгагы иде. Хәзер исә, инде укытучы буларак, чыгарылыш кичәләренә мин тагын да яхшырак мөнәсәбәттә. Күпме еллар узса да, мәктәп белән хушлашучы егет-кызлар гел бертөсле. Шул ук хыяллар, хис-кичерешләре белән киләчәккә якты өметләре белән хушлашу киче – чыгарылыш кичәсе яхшы традиция булып, елдан-елга кабатланырга тиеш.”

Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов), блогер, (чыгарылыш елы - 2003):

“Әле дә хәтеремдә, безнең чыгарылыш кичәсе көнне яңгыр яуган иде. Ә мәҗлес үзе мәктәптә узды. Аннан ишегалдында шашлыклар пешердек, биедек-җырладык, котырдык дигәндәй. Гади генә узса да, бик күңелле булган иде.

Минемчә, хәзерге яшьләр бәйрәм саен бик әйбәт ял итә ала, мөмкинлекләр күп. Шуңа күрә, мин чыгарылыш кичәләрен уздыруның мәгънәсен күрмим. Соңгы кыңгырау, әйе, кирәк, ә менә чыгарылыш кичәсен кирәксез акча туздыру дип уйлыйм.”

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев