Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТ ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШҮ КУРКУЫН НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

Чит телне өйрәнү – бер хәл, ә син ул телдә сөйләшеп кара! Сөйләшә башлау – тел өйрәнүчеләр өчен иң куркыныч адымның берсе. Язмача кагыйдәләрне, стилистика, лексика, грамматиканы да менә дигән итеп белеп була. Тик сөйләшергә кирәк булган саен калтырап төшү сүзлек запасы бик бай булган кеше өчен дә гадәти хәл булырга мөмкин. Тик без шуны онытып җибәрәбез: чит тел өйрәнү ул имтихан-зачет, тестлар тапшыру түгел, ә аралаша белү.

Берничә ел дәвамында – мәктәптә, вузда телне өйрәнеп тә, сүзгә-сүз ялгый алмаучылар күп. Гәрчә, язганда барысын да беләсең шикелле. Тел барьеры булу ул чит телне белмәү түгел, ә хата җибәрүдән курку. Бу “отличник синдромы” белән бер. Шуңа да без, барысын да белгәч кенә, сөйләшергә тотынабыз. Тик болай итеп, без беркайчан да сөйләшергә өйрәнмәячәкбез.

Тел барьерын ничек җиңәргә соң? Чит телдә сөйләшүдән оялуның төп сәбәбе – безнең хаталардан, сөйләмебездән көләрләр дип курку. 

1. Үз-үзеңә ышан

Үзеңдә булган һәм сиңа ошаган сыйфатны бер баганага язып ал. Икенчесендә – үзеңә нәрсә өчен рәхмәтле булуыңны билгеләп уз (мисал өчен, спорт белән шөгыльләнү, башкаларга ярдәм итү, якын кешеңә сабыр булып калу, калын китапны укып чыгу). Бу теләсә нинди вак-төяк яки зур гамәл була ала. Үзең язганнарны кычкырып укы, аларны кабул ит, анализлама, башкалар белән чагыштырма. Бу язуларны сакла, вакыт-вакыт аларга кабаттан кайт. Һәр кич көн дәвамында башкарган эшләрең өчен үз-үзеңә рәхмәт әйт. Үзеңә ышаныч үз-үзеңә мәхәббәттән башлана: үз-үзеңне кабул итәргә өйрәнгәч, сиңа шунда ук җиңел булып китәр.

2. Кычкырып сөйләш

Чит телдә сөйләшү өчен теләсә нинди мөмкинлекне куллан. Сыйныфташларың белән инглизчә сөйләш, дәресләрдә инглизчә җавап кайтар, чит телдәге текстларны кычкырып укы, аудиоязмалардагы текстларны кабатла кабатла, аларны берничә тапкыр тыңла.

3. Сериалларны оригинал телендә кара

Безнең баш мие гыйбарә, интонация һәм сүзләрне истә калдыра. Инглиз телендә субтитрлы (хәтта алар русча булса да) фильмнар карау чит телдә сөйләмне җиңелрәк кабул итүне һәм аралашуны җиңеләйтәчәк.

4.  Язышу өчен дус тап

Чит тел вәкиле белән аралашу өчен бүген мөмкинлекләр күп. Биредә Lingq, lang-8.com, Internations, Pattalk, Rosetta Stone сайтлары файдалы булырга мөмкин. Ләкин, шул ук вакытта, сайтның репутациясе нинди генә яхшы булмасын, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак бул.

5. Чит телдә тел курсларын уз

Кем нәрсә генә сөйләмәсен, ул телдә сөйләшә торган илдә булмыйча, яхшы итеп сөйләшә башлап булмый. Бу – тел барьерыннан котылуның иң тиз һәм нәтиҗәле ысулы. Чөнки чит илдә, телисеңме-юкмы, барыбер аралашырга туры киләчәк. Моңа өстәп, без чит сөйләмне ишетәбез, белдерүләрне укыйбыз, тыңлыйбыз. Шулай итеп, без үзебез дә сизмәстән, җирле атмосферага чумып, сөйләшә башлыйбыз.

Чыганагы: Mel.fm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев