Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТ ТЕЛДӘН БДИ: ИНГЛИЗ ТЕЛЕ - ТӨШЛӘРЕМДӘ...

2020 ЕЛДАН МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАГЫН БЕР ТӨП ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫ КЕРТЕЛӘ. УКУЧЫЛАР ЧИТ ТЕЛ ТАПШЫРЫРГА ТИЕШ БУЛАЧАК. ФИКЕРЛӘР ИКЕГӘ БҮЛЕНДЕ.

Берәүләр инглиз телен БДИ исемлегенә кертүгә каршы. Икенчеләр исә, киресенчә, чит телдән БДИ тапшыруны хуплый. Без үзебез дә - икенчеләр исемлегендә. Безнең уебызча, замана яшьләре күп телләр белергә тиеш. Күбрәк тел белгән саен кешенең карьерасын һәм тормышын уңышлы итеп кору перспективасы арта. Укуын тәмамлагач, ул яхшы ВУЗны сайлый алачак, эш сайлаганда да мөмкинлекләре күбрәк булачак, хәтта чит илдә дә эшли алачак. Ә чит милләт вәкилләре белән тыгыз аралашу аның өчен офыкларны киңәйтәчәк.

Без, нигездә, сүзне инглиз теле турында алып барачакбыз. Чөнки ул - иң күп өйрәнелә торган тел. Чит телдән имтихан тапшыру кешеләрнең инглиз теленә мөнәсәбәтен дә үзгәртәчәк, дип уйлыйбыз без. Укытучылар әйбәтрәк (тырышыбрак) укыта башлаячак, балалар да инглиз телен өйрәнүгә җитдирәк карый башлаячак.

Чит телдән БДИ тапшыруга "каршы"лар һәм "риза"ларның исәбен белер өчен сораштыру уздырып карарга булдык. 115 кешегә мөрәҗәгать иттек. Сораштыру нәтиҗәләре мондый: 63 % - "каршы", 37 %  - "риза”.

Димәк, күпчелек бу имтиханны кертүгә каршы булып чыга. Ә хәзер фикерләргә тукталыйк.

Алсу Әшрапова, Казан Федераль университетында инглиз теле укыта (укыту стажы 15 ел): Инглиз телен төп имтиханнар исемлегенә кертүләрен хуплыйм. Минемчә, һәр укучы бу телне камил белергә тиеш. Бүгенге көндә Англиядә, Америкада, Канадада, Австралиядә һәм башка инглиз телле илләрдә татар әсәрләрен укырга тиешләр. Ә моның өчен татар әсәрләренең яхшы тәрҗемәсе булырга тиеш. Моны безгә берәү дә килеп эшләп бирмәячәк. Үзебезнең балалар тәрҗемә итәргә тиеш аларны. Чөнки нәкъ менә алар гына үзебезнең гореф-гадәтләрне, йола-традицияләрне дөрес итеп җиткерә алачак. Читтәге кеше бит аларны белми, һәм тәрҗемәдә җитешсезлекләр китәргә мөмкин. Инглиз телен өйрәнү русларга караганда татар балаларына җайлырак, чөнки татар һәм инглиз телләре фонетика, җөмлә төзелеше буенча охшаш. Балалар бу телне өйрәнүне үзләренә максат итеп куйсыннар иде!

Венера Ибраһимова, 9 сыйныф укучысының әнисе (Зәй): Минемчә, инглиз теле тормышта һәрвакыт кирәк. Хәзерге көндә күпчелек абруйлы эшләргә урнашканда инглиз телен белү таләп ителә. Дөнья буйлап сәяхәт итәргә дә кирәк бу тел. Үз илеңнең тарихы, мәдәнияте турында башка милләт вәкилләренә сөйләр өчен дә ярап куячак. Хәзер дөнья ачык, ә чит телләрне күбрәк белгән саен мөмкинлекләрең дә арта гына бара. Мин чит телдән имтиханны зарури имтиханнар исемлегенә кертү яклы.

Руфина Самикаева, 11 сыйныф укучысы (Яр Чаллы): Бу имтихан безгә күп кыенлык китерәчәк, чөнки мәктәпләребездә инглиз телен сыйфатлы дәрәҗәдә укытмыйлар. Инглиз теле укытучылары да җитеп бетми. Инглиз телен әйбәтләп үзләштерер өчен сөйләм практикасы да кирәк бит әле. Ә бездә андый мөмкинлек юк. Күп кеше бу имтиханны тапшыра аламаячак! Инглиз теле төшләргә генә керәчәк... Тиешле дәрәҗәдә өйрәтә алсалар гына кертергә тиешләр бу имтиханны!

Ләйсән Заһидуллина, 10 сыйныф укучысы (Казан): Мин риза түгел! Кайбер укучылар рус телен дә тапшыра алмады, ә монда тагын инглиз телен дә кертмәкче булалар. Кеше башта туган телен әйбәтләп өйрәнергә тиеш, соңыннан инде, үзе сайласа һәм теләсә генә, чит телләрне дә өйрәнә ала.

Гүзәл Сабирҗанова, 10 сыйныф укучысы (Чүпрәле): Инглиз теленнән БДИ кертүгә мин каршы түгел. Күпчелек мәктәпләрдә бу телне башлангыч сыйныфларда ук өйрәнәләр һәм телне тиешле дәрәҗәдә өйрәнү бер дә булдыра алмаслык эш түгел.

Без ВКонтактеда сораштыру да уздырырдык. Өлкәннәр ни уйлый бу турыда? Укучылар үзләре? Өлкәннәрнең күпчелеге - "каршы”. Яшьрәкләрнең күбесе чит телдән имтихан тапшыру яклы. Әмма "каршы"лар арасында яшьләр, укучылар да бар. Боларның күпчелеге – шул елны чит телдән БДИ тапшырырга тиеш булачак укучылар.

P.S. Без инглиз телен БДИ исемлегенә кертүне, инде әйткәнебезчә, хуплыйбыз. Бу карашта торучыларның шактый күп булуы ачыкланды. Димәк, курыкмыйча, без бу имтиханга әзер дияргә була!
ЧИТ ТЕЛНЕ НИЧЕК ЯХШЫРАК БЕЛЕРГӘ?



  1. Инглиз теле дәресләренә гел зур теләк һәм максат куеп йөр.



  2. Атнаның бер көнендә гел инглиз телендә генә сөйләш!



  3. Мәктәбегездә инглиз телен яхшы өйрәтмиләр икән, икенче мәктәпкә күч. Курыкма!



  4. Skype аша чит ил кешеләре белән еш аралаш.



  5. Инглиз телендә кинолар кара, китаплар укы.



Уңышлар сезгә!


Алсу Ибраһимова
Ралина Галлимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев