Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ НИНДИ ЯҢАЛЫКЛАР БАР ИКӘН?

“Ялкын” сиңа инглиз телле медиаресурслардан иң кызыклы материаллар белән танышырга тәкъдим итә.




1. CNN (АКШ): “Физик күнекмәләр тәнгә генә түгел, рухи халәткә дә файдалы”

Спорт белән шөгыльләнүнең файдалы икәнлеген бар да белә. Тән ныгый, мускуллар чыныга, бу, әлбәттә – шәп. Әмма Америка галимнәре спорт белән рухи сәламәтлекнең дә турыдан-туры бәйле булуын ачыклаганнар. Һәм менә сере: үзеңне яхшы хис итү, һәрвакытта күтәренке кәефтә булу һәм депрессияләр кичермәү өчен атнага 3 тапкырдан 5 тапкырга кадәр 45әр минут шөгыльләнү җитә кала. 45 минут һәм 90 минут шөгыльләнүчеләр арасында әллә ни аермалар сизелмәгән, ә менә 90 минуттан артык көч куючыларның киресенчә тискәре нәтиҗәләр күзәтелә башлаган. Азрак шөгыльләнү дә кирәкле нәтиҗәләргә китерми икән.

[caption id="attachment_28856" align="aligncenter" width="300"] Running couple jogging training for New York marathon. Runners on run outside. Asian woman and Caucasian man runner and fitness sport models jogging on Brooklyn Bridge, New York City, USA.[/caption]

Тәфсилләбрәк монда.




2. Daily Mail (Бөекбритания): “Эверест чүп-чар тавына әйләнә бара”

Чүп-чар проблемасы алдагы дистә елларга кешелек өчен иң катлаулы проблемаларның берсе булачак. Чүпкә тулган диңгезләр, күлләр, болыннар, кырлар, чүп аша кырылучы меңләгән кошлар, җәнлекләр.

Һәм менә инде дөньяның иң биек кыясы – Эверестка да барып җиткәннәр. Эверестта, белгәнегезчә, даими база лагере бар. Нәкъ менә шуның эшчәнлеге нәтиҗәсендә тауда чүп-чар тулган чокырлар һәм чүп-чар кыялары үсеп чыккан. Чүп-чарны яндырырга тиешләр, һәм яндыралар да, әмма аның калдыклары кала. Әлеге калдыкларны шунда гына күмеп калдыралар, һәм яңа чүп чокыры булдыралар. Ел саен Эверестка 100 меңнән артык турист килүен исәпкә дә алсаң, проблема бик җитди – зарарлы матдәләрнең елгаларга эләгүе аркасында кешеләргә зыян да килгән очраклар күзәтелә.



Тәфсилләбрәк монда.




3. Forbes (АКШ): “Африка сафарисын планлаштырмаган кеше өчен Африка сафарисы”

“...Ул ач”, ­– диде гидыбыз шомлы гына. «Тиздән ул ашаячак».

Кениянең Ол Педжета тыюлыгында төшке аш вакыты иде. 3 600 000 квадрат км мәйданлы бу тыюлыкның бер почмагына без классик ачык Land Cruiser да килеп туктадык. Бездән пышылдап сөйләшсәң ишелетерлек арада гына ана арыслан ята иде. Көннең эссесеннән әлсерәгән ул. Африкага килгән ике көн эчендә бу безнең беренче күргә арысланыбыз иде”.

Африкага сафарины планлаштыруны ничек итеп башларга һәм башкарып чыгарга турында ...



Тәфсилләбрәк монда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев