Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТ ИЛГӘ ҖЫЕНАБЫЗ

Урамда җәй: кояш, кыздыра, диңгез үзенә дәшә... Ялллардан бары күңелле хатирәләр күңелләрдә уелып калсын өчен бу чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту һәм авыруларны булдырмау чараларын күрү зарур. 

Бүген без ял итәргә китәргә җыенучылар өчен берничә төпле киңәш тәкъдим итәбез:

1) Чит илгә барырга карар кылсагыз, эпидемиологик авырулар булмаганнарын сайлагыз.

2) Шулай да инфекцион авырулар булган илләргә юл тотарга уйласагыз, вакциянация ясату ягын карагыз.

3) Экзотик ризыклардан булдыра алган кадәр баш тартыгыз. Организмыгызның аларны кабул итмәү ихтималы бар.

4) Киселгән продуктлар алмаска тырышыгыз (мәсәлән, карбыз, кавын).

5) Сәяхәткә чыкканда үзегез белән иң кирәкле дарулар һәм беренче ярдәм күсәтү өчен әйберләр белән аптечка алыгыз. Аптечка артык зур урын алмас, ә менә кайбер бәлаләрдән коткарыр.

6) Ашар алдыннан, берәр нәрсә тотканнан соң, пляждан соң, урамнан кергәннән соң, гомумән, булдыра алган кадәр ешрак кулларыгызны юыгыз. Үзегез белән сыек антисептик, йә булмаса дымлы салфеткалар йөртегез.

7) Сыйфатлы, куркынычсызлыгы гарантияләнгән суны гына эчегез, кунакханәдән сәяхәтләргә чыкканда суны үзегез белән алыгыз.

8) Газлы эчемлекләр эчмәскә тырышыгыз, алар сусауны басмый, ә менә ашказанына тискәре йогынтыны ясый. Сусауны басар өчен иң яхшысы бүлмә температурасындагы су яки яшел чәй булыр.

9) Бөҗәкләр тешләмәсен өчен тыгыз тукымалы, ачык төстәге кием киегез.

10) Баш киемсез кояш астында йөрмәгез. Дөя, сөйрәлүчеләр, кимерүчеләрне булдыра алган кадәр ерактан гына күзәтегез, аларга якын килмәгез.

11) Ялдан кайтканнан соң 21 көн дәвамында сәламәтлегегезне ныклабрак күзәтегез. Үзегезне начар хис итсәгез, гадәти булмаган авырулар тойсагыз, ашыгыч рәвештә табибка барыгыз, аңа кайсы чит илдә булуыгыз һәм анда ничә көн торып, кайчан кайтуыгыз турында да әйтегез.

Ялларыгыз җаныгызга да, тәнегезгә дә сихәтле булсын! Сәламәт булыгыз! 

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев