Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТ ИЛГӘ КҮЧЕНҮНЕҢ ПЛЮСЛАРЫ. ЯШЬЛӘРГӘ ЯҢА УРЫНДА НИЧЕК ЮГАЛЫП КАЛМАСКА?

Чит илгә күченү – үзе бер кызыклы маҗара. Хәзерге яшьләр бәхет эзләп чит илгә омтылалар. Алар уйлавынча, Европада, АКШда белем алу да, эшкә урнашу да яхшырак. Яшьләрне чит илдәге яшәү шартлары, иркенлек җәлеп итә. Әмма чит илгә күчәргә уйлаган барлык кешеләр дә китәр алдыннан  тормышларының үзгәрүе өчен бик борчылалар. Чөнки чит илдә үзеңнең гадәтләреңне онытып, икенче төрле яшәргә өйрәнәсе булырга мөмкин. Шуңа да карамастан, чит илдәге тормышның бик күп плюслары бар:

1. Климат һәм экология. Күп кенә чит илләрдә – ел буена җылы, кояшлы һава торышы. Ә кешенең сәламәтлеге, кәефе, үзен ничек хис итүе яхшы климаттан һәм температурадан тора.

2. Чит телне өйрәнү мөмкинлеге. Әгәр дә башка илгә күченеп киткәндә чит телне белмәсәң, борчылырга кирәкми. Яши башлагач, теләсәң дә, теләмәсәң дә, кешеләр белән аралашып китәсең. Начар булса да, чит телне үзләштерә аласың.

3. Яңа гореф-гадәтләрне үзләштерү. Башка ил кешеләренең нәрсәләр белән аерылып торганын, аларның нинди гадәтләре киң таралганлыгын күченү белән диярлек аңлый башлыйсың.

4. Башка чит ил кешеләре белән танышу. Чит җиргә күченгәч, үзең кебек үк чит ил кешесен табып, аның белән тирә-юньне бергә өйрәнеп, кызыклы темаларга сөйләшеп була. Шулай яңа дуслар да табасың.

5. Иркенләп сәяхәт итү мөмкинлеге. Европада яшәсәң, ерак булмаган төрле күрше илләргә визасыз очып була.  Автобуслар белән сәяхәт иткән очракта, билетларның хакы бик күпкә очсызрак та әле.

6. Югары сыйфатлы белем алу. Чит илләрдә белем алу мәсьәләсе башкачарак. Анда белем бирү дәрәҗәсе Россиядагыга караганда югарырак санала. АКШ, Европа һәм кайбер Азия илләрендә дөньяның иң яхшы югары уку йортлары урнашкан. Укыган вакытта теләгән җиреңдә стажировка үтеп, соңыннан шунда эшкә керү мөмкинлеге зур.

7. Эшкә урнашу шанслары арта.  Чит илләрдә, бигрәк тә Төркия, Греция, Испания һәм Италиядә студентлар өчен официант, аниматор, гид булып эшләү кыйммат бәяләнә. Аннан тыш, Европаның бик күп компанияләрендә яхшы хезмәт хакын алырлык эш урыннары тәгъдим ителә. Чит илдә карьера төзүе җиңелрәк, дип таба белгечләр.

8. Яшәү дәрәҗәсе күтәрелү. Әгәр Россиядә табиблар, укытучылар акчаны аз алса, Европа илләрендә, АКШта алар иң күп хезмәт хакы алучы профессияләр булып санала.

Шулай итеп, әгәр чит илгә китәргә уйлагансың икән инде, тукталып калмаска кирәк. Бер җирдә дә авырлыкларсыз булмый. Хәзерге заманда чит илне, телне белмим, дип кенә туктап калу дөрес түгел. Яшь вакытта барысына да җитешергә, яңа кызыклы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Чит илне күреп, сәяхәт итеп, дөнья күрүе дә үзе ни тора бит!

Илсөяр МАЛИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев