Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТ ИЛ – ҮЗЕБЕЗДӘ (КАЙДА ЯЛ ИТӘРГӘ?)

Әкренләп чит илләр белән ике арадагы чикләр ачыла башласа да, кая да булса сәяхәткә чыгып китү шикләндерә. Әмма ял итәсе килә бит! Борчылыр урын юк, чөнки бүген без сезгә тәкъдим итәчәк матур урыннар чит илнекеннән бер дә ким түгел! Ә иң мөһиме – алар үзебездә!

Кама диңгезе

Бу – яңа ял зонасы. Анапа пляжлары белән чагыштырыр идем мин аны! Кама диңгезенең Казанга якын урнашуы һәм инфраструктурасы аны җәйге ял өчен иң танылган урыннарның берсе итә. Ауропа стиле, заманча һәм уңайлы инфраструктура, ак йомшак ком – барысы да үзебезнең Лаешта!

 

Лаеш Кама диңгезе пляжы берничә зонага бүленә:

югары комфортлы зона. Монда ятаклар тыгыз урнашмаган, аулак. Әйләнә-тирәсе яшел утраулар белән бизәлгән. Ятакны арендалау – көнгә 200 сум;

балалар зонасы. Зур булмаган бассейн һәм кабартылган шәһәрчек урнаштырылган, балалар өчен төрле программалар оештырылган. Эш көннәрендә балалар зонасында ял итү – 100 сум, ял көннәрендә – 150 сум;

«Кыргый пляж». Биредә ял итү өчен үзең белән җиһазлар алып килергә, мангалда шашлык кыздырырга, хәтта палатка куярга да рөхсәт ителә (администрация белән алдан килешү буенча).

Кайда урнашкан:

Лаеш районы

Ничек барырга:

машинада яки таксида

җәмәгать транспортында

Иске Победилово

Ә хәзер мин сезне Венециягә чакырам! Иске Победилово – Татарстандагы үз Венециябез! Әгәр картага карасагыз, барысын да аңларсыз!

Су уртасындагы утраулар һәм аларда урнашкан бакча йортлары. Бу урыннарга кешеләр бары тик су юлы белән генә үтә ала. Яр буенда һәрчак көймәләр күренә, әгәр аларның хуҗалары белән килешә алсагыз, сезне камышлар үскән елга буйлап сәяхәт көтә! Бу җирне беркем дә «ял урыны» буларак кабул итми, гадәттә, монда бакчачылар гына килә... Ләкин сезгә монда булырга туры килсә, искиткеч романтик мохиткә чумачаксыз!

Кайда урнашкан:

Казаннан көнчыгышка таба 28 чакрым ераклыкта

Ничек барырга:

машинада яки таксида

җәмәгать транспортында

Юрьев мәгарәсе

Юрьев мәгарәсе – Татарстанда туристлар керә алырдай бердәнбер җир куышы. Озынлыгы 105 метрга сузылган (Идел буенда иң озын мәгарә), мәйданы 3500 кв. м. Серле мәгарәгә бары шуышып кына кереп була. Ул таш бизәкләрне төзүгә табигать меңнәрчә ел тырышып хезмәт иткән. Юрьев мәгарәсе 1986 елда табигый һәйкәл булып игълан ителә.

Җир асты коридорлар системасыннан (3), зал (2), куыш (3) һәм юллардан тора. Гомуми озынлыгы – 410 м. Иң зур зал – «Гипс» залы (озынлыгы 27 м, киңлеге 13 м, биеклеге 4 м). «Арена» залы түгәрәк формада (диаметры якынча 9 м, биеклеге 6 м). «Яңгыр» куышы (тыкрыклар белән озынлыгы 30 м, киңлеге 1,5-2 м, биеклеге 12 м) мәгарәдәге иң биек нокта дип исәпләнә.

Юрьев мәгарәсе – куркуларыңны ташлап, табигать белән хозурлану өчен яхшы мөмкинлек.

Кайда урнашкан:

Кама Тамагы районы

Ничек барырга:

машинада яки таксида

җәмәгать транспортында

«Зөя калкулыклары»

Югары Ослан районы Савин авылы янында М7 трассасы буенда урнашкан «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы курорты җәй көне тагын да ныграк җанлана. Кар таулары урынына Идел, Зөя һәм Сулица кушылган яшел кырлар һәм калкулыклар. Күренеше белән бу урын Альп тауларыннан бер дә калышмый, шуңа күрә җирле рәссамнар һәм фотографлар өчен ул – илһам чыганагы. «Зөя калкулыклары»нда гольф уйнарга, велосипедта яки катамаранда йөрергә мөмкин. Биредә ел әйләнәсендә дүрт кунакханә комплексы, ресторан, кафелар һәм 100 дән артык шале-йортлар эшли. Әгәр инде сез табигатькә якынрак булырга телисез икән, Зөя елгасы ярына палатка урнаштырып, балык тотарга килегез. Мондагы шәфәкъ сезне һич битараф калдырмаячак, чөнки биредә кояш елгага «төшеп китә».

Кайда урнашкан:

Югары Ослан районы Савин авылы

Ничек барырга:

машинада яки таксида

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы төшерелгән урын

Сез һичшиксез булырга тиеш тагын бер урын – Семрук авылы. Голливудта фильмнар төшерелгән локацияләрне «Зөләйха күзләрен ача» фильмы төшерелгән урыннар алмаштыра ала! Аның маршруты буенча сез үзегез дә үтә аласыз. Ләкин без баналь булмаган маршрут таптык! Димәк, авылга кайтабыз һәм җигүле атта Чулман яры буйлап, урман аша рәхәтләнеп сәяхәт итәбез (ерак түгел ат-спорт комплексы урнашкан). Әлбәттә, кабатланмас мизгелләрне фотога төшерергә дә онытмыйбыз.

Кайда урнашкан:

Лаеш районы

Ничек барырга:

машинада яки таксида

җәмәгать транспортында

Талия Төхвәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев