Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТ ИЛ СТУДЕНТЛАРЫ ТАТАРСТАНГА НИЧЕК ИЯЛӘШКӘН?

Хәзерге көндә чит илләрдән Татарстанга килеп укучылар саны арта бара. КФУның Алабуга институтында инде 10 елдан артык Төрекмәнстан, Үзбәкстан студентлары белем ала.

Ни өчен нәкь менә Татарстан вузларына атлыгып тора алар? Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, мондагы вузларның диплом дәрәҗәсе югары урында тора. Икенчедән, күп кенә чит ил студентлары Татарстанда белем алуны үзләренең илләрендә аларны кызыксындыра торган белгечлек, факультет булмау белән аңлаталар. Аннан тыш, студентлар укуны бетергәч, Татарстанда эшкә калырга телиләр, чөнки монда мөмкинлекләр күбрәк, яшәү шартлары яхшырак.

Чит ил студентлары өчен белем алу процессы авыр бирелә. Студентлар рус, татар телен белмиләр, шул сәбәпле аларның ияләшү чоры катлаулы уза. Әле ул гына да түгел, чит ил студентлары  психологик яктан да башка. Бу икенче төрле тел мохите, аерылып торган менталитет, яңа белем алу традицияләре һәм климат шартларына бәйле.

Чит ил студентларының ияләшү чоры ничек үткәнен белер өчен, без сораштыру үткәрдек. Сораштыруда КФУның Алабуга институтында беренче курста белем алучы төрекмәннәр катнашты:

Туваков Гайрат (18 яшь): Рус телен өйрәнү авыр бирелә. Рус телендә сөйләшер өчен дуслар табып булмый. Үземне ничектер уңайсыз хис итәм. Аралашу күбрәк булса, бу илдәге кешеләргә, гадәтләргә өйрәнү җайлырак булыр иде.

Хайруллаева Зарина (18 яшь): Монда күченеп килгәндә мин русча җөмлә дә төзи белми идем. Ә беренче курсның ахырына инде бик яхшы сөйләшә башладым. Безнен институтта күбрәк чит ил студентларына багышланган чаралар, лекцияләр уздырылса, тагы да әйбәт булыр кебек.

Сапаров Азат (19 яшь): Татар теле минем туган телемә охшаган, шуңа күрә татарларны аңлыйм. Ләкин рус телендә аралашу җиңел түгел шул. Рус теле буенча берәр түгәрәк яисә курслар ачсалар, бик рәхәтләнеп йөрер идем.

Каримбаев Исламбек (18 яшь): Мин үзем бик теләп институтта уздырыла торган чараларда катнашам. “Нәүрүз”, “Дөнья халыкара дуслыгы” дигән чараларда катнашканым бар. Шунда ук төрле илләрнең гореф-гадәтләре белән танышасың һәм яңа дуслар табасың.

Джумаева Чынар (18 яшь): Институтта уку миңа бик ошый. Әкренләп кенә русча сөйләшергә өйрәнә башладым. Әмма кышка әле ияләшә алмыйм, монда бик салкын икән. Дусларым юк дия алмыйм. Бергә яшәгән дус кызым минем белән татар, рус телләрендә аралаша, белмәгәнне аңлата.

Сораштыру күрсәткәнчә, чит ил студентларына безнең мохитебезгә ияләшү бик җиңел бирелми. Аларга күбрәк аралашу, рус телендә, татар телендә сөйләшү җитми. Моның өчен студентлар үзләре үк кызыклы чаралар үткәрергә тәкъдим итәләр. Мисал өчен, “Чит ил студенты көне”, “Туган тел көне”, “Сабантуй”, “Славян язуы көне” кебек чаралар чит ил студентларын берләштерәчәк, яңа белем һәм мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк. Шулай ук, институтта рус телен өйрәнергә теләүчеләр өчен төрле түгәрәкләр эшли. Безнең илебезнең студентлары чит ил студентлары белән атнага берничә тапкыр очрашып, әңгәмә корып, төрле уеннар ярдәмендә рус телен өйрәнәләр. Беренче курс студентлары өчен мондый түгәрәкләр – дуслар табарга, психологик яктан ныгырга иң яхшы ысул.

Илсөяр МАЛИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев