Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИСТАЙДАГЫ ФАҖИГА

Ни кызганыч, кичәге буранлы көн эзсез узмады: Чистай районы Данауровка авылында бер малай вафат булган.

Крутая Гора авылындагы кадет мәктәбендә укучы малай үзе генә булмый, тагын өч дусты белән кар яуган чокыр янында уйный. Аннан ялгыш кына сөртенеп, чокырга егылып төшә. Аның артыннан кар өеме ишелә һәм 15 яшьлек малай кар көрте астында кала.

Иптәшләрен коткару өчен ике малай, чокырга төшеп, карны казый башлый. Өченчесе ярдәм сорарга авылга йөгерә.

Ашыгыч ярдәм машинасы район үзәгеннән 15 километрда урнашкан авылга 13.01 сәгатьтә (хәбәр килеп, 18 минут узгач) килеп җитә, тик соң була инде.

“Ашыгыч ярдәм килгәнче, фаҗига урынына авыл фельдшеры да йөгереп килә. Ул да малайны казырга булыша. Әмма калын кар катламы астында калу сәбәпле, коткарып калып булмый”, – ди Чистай районы башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

Соңгы тәүлектә бер айлык кар яуды. Хәвеф-хәтәрдән сакланып, баскан җирегезне карап йөри күрегез. Бәла-каза аяк астында, шуңа күрә әлеге берничә гади киңәш белән танышып чыгарга чакырабыз.

“Минем белән булмас”, - дип әйтеп булмый.
Кар астында калырга туры килсә әлеге киңәшләр сезгә ярдәм итәр:


1. Кар өстегезгә төшә генә башлаганда ук басып калырга (вертикаль рәвештә) тырышыгыз. Кул һәм аякларыгыз белән хәрәкәтләнеп торыгыз.

2. Йөзегез һәм гәүдәгез тирәсендә буш урын ясагыз: үз тирәгездә карны тыгызларга тырышыгыз.

3. Кар төшкән мизгелдә киң итеп сулыш алыгыз, болай эшләгәндә күбрәк урын алып кала алырсыз.

4. Өске якның кайда икәнлеген авыз-борыныгыздан чыккан парның кая таба хәрәкәт итүеннән яки төкереп карап белергә мөмкин (пар өскә таба күтәрелә, төкерек аска төшә). Мөмкин булса, өскә үзеңә юл ачыгыз.

5. Карны авыз һәм борын аша эчкә үткәрмәскә тырышыгыз. Моның өчен берәр кием белән борын һәм авызыгызны каплагыз.

6. Җиңелрәк һәм озаграк сулыш алыр өчен борын һәм авыз янында кулларыгызны касә (чашка) кебек итеп куегыз.

7. Тыныч булырга тырышыгыз, көчегезне саклагыз. Яныгызда кеше йөрүен ишетсәгез, хәбәр бирегез.

Исән, имин булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев