Логотип Идель
Бу – тема!

«ЧЕРЕК КҮЛ» НИЧЕК ЯҢАРТЫЛАЧАК?

Җәй – паркларда йөрү, алар белән хозурлану өчен менә дигән вакыт. Тик бу территорияләр дә үзгәрә, яңарыш көтә. Кичә “Черек күл” паркын төзекләндерүнең өченче этабы башланды. Бу эшләр көзгә кадәр дәвам итәчәк.

Шушы вакыт эчендә паркта өстәмә яктырткычлар пәйда булачак. Тарихи биналар янындагы территорияләрне дә төзекләндерәчәкләр. Аларның берсендә – коворкинг белән җәйге-кышкы спорт җиһазлары прокаты, икенчесендә ресторан булачак.

Тарихи объектларны төзекләндерү буенча да эш алып барылачак. Мисал өчен, Гашыйклар аркасының нигезен яңартачаклар. Паркка керә торган капкаларны да реставрацияләчәкләр. Юл түшәмнәре дә яңартылачак. Парк периметры буенча 1 чакрымлык йөгерү юлы да пәйда булачак.

Яшел зонада агач-куаклар артачак. Мисал өчен, сирин, зелпе, спирея, чубушник, дерен куаклары, өрәңге, шомырт, тал, алмагачлар утыртылачак. Гомумән алганда, парк территориясендә 206 яңа агач, 1875 яңа куак барлыкка киләчәк.

Өченче этаптагы төзекләндерүгә 75 миллион сум акча бүленеп бирелә. Ул республика бюджеты хисабыннан тормышка ашырылачак. Шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен, төзелеш техникасы күп булу сәбәпле, паркның кайбер өлешләренә юл ябылачак. Паркны 2020 елның көзендә ачарга планлаштыралар.

Моңа кадәр паркны төзекләндерүнең беренче өлешеннән соң парк уртасында агач түшәмә пәйда булды. Паркның үзәк өлешен агач пергола белән бизәделәр, биредә эскәмияләр, юл түшәмәсе яңартылды.

Төзекләндерүнең икенче этабында, күлнең төбен чистартып, су янына төшү мөмкинлеген булдырдылар. Яр буенда кофейня, китап кибете пәйда булды. Ә кыш көне бу урында тимераяк прокаты эшли.

Фото «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев