Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЕМПИОН ВОЛЕЙБОЛЧЫ КЫЗЛАРДА КУНАКТА

Казан, Татарстан үзенең волейбол традицияләре белән дан тота. Уеннар һәм күнекмәләр ясау өчен яхшы материаль шартлар, иң алдынгы белгеч-уенчыларны җәлеп итү – болар барысы да ир-атлар клуб волейболында Казанның инде ничәнче ел берсүзсез лидер, ә хатын-кызлар клуб волейболында әйдәп баручыларның берсенә әверелүенә китерде.

Ләкин без санап киткән шартлар гына әле Татарстанда чын мәгънәсендә волейбол үсеш кичерә дигән сүз түгел. Яхшы нәтиҗәләрне даими рәвештә күрсәтеп тору өчен, нык нигез кирәк. Ә спортта нык нигез, киләчәккә ышаныч белән карау – ул яшь уенчыларны тәрбияләү дигән сүз. Хәер, Казанда моның белән дә бар да тәртиптә. Кызларны волейболга җәлеп итү, өметлеләрен сайлап алып, иң югары үрләргә кадәр тәрбияләү эше өчен соңгы еллар Рәсәй клуб волейболы лидеры «Динамо-Казан» клубы җаваплы.



Нәкъ менә «Динамо-Казан» белән хезмәттәшлектә «Казан олимпия резервы училищесы» базасында 2016 елда Россия яшьләр җыелмасы өчен база клубы булып торган кызлар волейбол командасын җыйганнар. Команда волейбол мәктәбе буларак формалаша, ул Казан командасының соңгы 7-8 еллык тарихындагы иң якты йолдызларның берсе – Екатерина Гамова тарафыннан уйланыла, һәм мәктәп нәкъ менә аның исемен йөртә дә. Гамова волейбол мәктәбенең остазлык составы – һәркем кызыгырлык: өлкән остаз – данлыклы волейболчы һәм остаз Светлана Сафронова, остазлар Александр Ковалевский һәм табиб Никита Славиковский. Узган елда әле остаз Дмитрий Филиштинский да ярдәм иткән.






Урнашкан урыны: Казан, Горький шоссесы, 160 («Олимпиец» спорт
комплексы)
Оешкан елы: 2016 елның 1нче сентябре
Урыннар саны: 14, әлегә уенчылар саны – 13
Йолдызчыклары: Татьяна Кадочкина, Вита Акимова, Елизавета
Апаликова, Орталь Ивги, Елизавета Кочурина, Полина Матвеева, Александра
Мурушкина, Валерия Перова, Елизавета Попова.

2018 елның апрелендә узган 17 яшькәчә уенчылар арасындагы Ауропа чемпионатында Светлана Сафронова җитәкчелегендәге Рәсәйнең юниорлар җыелмасы үзләренең яшьтәшләрен отып җиңү яулаган. Команданың төп өлеше нәкъ менә Гамова мәктәбе шәкертләреннән оешкан. Бу – Гамова мәктәбе кысаларындагы икенче зур уңыш (узган ел көмеш медаль алганнар). Котлыйбыз! 

ИСКӘНДӘР ХӘБИБУЛЛИН 

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=4L0dQt7CFLE[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев