Логотип Идель
Бу – тема!

ӘЧЕ, БАЛЛЫ: ник? ни өчен?

“Ни өчен?” дигән сәхифәбез бүген шушы темаларга багышланыр. Киттек!

Ни өчен бал баллы?


Бал – катлаулы составлы һәм бик үзенчәлекле ризык. Анда 37 төрле элемент, 8 витамин, ферментлар бар. Энергетик кыйммәте 330 ккалны тәшкил итә.

Шул ук вакытта ул бик файдалы да әле! Бал – бал корты тарафыннан җыеп алына һәм аның тарафыннан яртылаш эшкәртелеп кире чыгарыла.

Аның күп өлешен (80%) углеводлар алып тора. Нигездә, ул йөзем шикәре була. Нәкъ менә әлеге шикәр бик тиз эшкәртелә, тәмгә дә ул бик баллы була. Ә чистартканнан соң бал баллы кебек тоелмый? Киләсе аңлатманы укыгач белерсең. ;-)

Ни өчен теш чистартканнан соң ашасаң, ризыкның тәме үзгәрә?


Моңа сәбәпче булып теш пасталарында кулланыла торган көбекләндергеч матдә тора. Лаурисульфат дигән әлеге матдә баллы тәм тоя торган рецепторлар эшчәнлеген акрынайта. Моннан тыш, лаурилсульфат әче тәмне тоюны киметә торган фосфолипипидларны да юкка чыгара. Шуңа күрә теш чистартканнан соң ашаган баллы ризык балсыз, ә әче ризык икеләтә әче булып тоелачак. Әче дигәннән, ник без әче лимон ашаганда күзләребезне йомабыз?

Ник без лимон ашаганда күзләребезне йомабыз?


Күзләрне саклау өчен. Әлеге рефлекс безгә бабаларыбыздан күчкән. Алар еш кына әче җиләк-җимеш ашаган бит. Шул ризыктан чәчрәгән су (сок) кермәсен өчен алар  күзләрен йома торган була. Әгәр әлеге соклар күзгә эләксә, ул әчетә, ялкынсына һәм хәтта вакытлыча суйкырайтырга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә лимон ашаганда аның согы күзебезгә керү куркынычы булмаса да, без рефлектор рәвештә күзләребезне чытырдатып йомабыз.

Зилә САБИТОВА әзерләде


#почемупатамушты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев